Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Яз, май, хезмәт... 01.05.2016
1 Май - һәммәбез көтеп алган, иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Халык теленә "карга боткасы" дип кергән "Яз һәм хезмәт" бәйрәмен күптәннән бәйрәм итәләр. Без дә барлык коллегаларны, балаларны, әти-әниләрне бу күркәм бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.
Беренче май килде җиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле-төскә керде җиһан,
Матурлыкка күмелеп.
Җырлап килде яз бәйрәме,
Яңа хисләр уятып.
Дулкынланып типте йөрәк,
Өмет белән куанып.
-
Беренчелек кабат безнең кулда! 30.04.2016
Бүген Актанышыбызда район үзәге үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концерты булып узды. Безнең "Умырзая" балалар бакчасы беренчелекне бирмәде.
-
Тукай безнең күңелләрдә... 26.04.2016
Бүген татар әдәбияты, дөресрәге киң җәмәгатьчелек бөек шагыйребез Габдула Тукайның туган көнен - 130 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм уңаеннан бакчабызда ай дәвамында төрле чаралар, конкурс-викториналар үтә торды. Ә бүген барысына йомгак ясап "Тукай безнең күңелләрдә..." кичәсе үтте. Балаларыбыз тагын бер кат Габдулла Тукайның шигырь-әкиятләрен искә төшерделәр, аның әсәрләре буенча язылган мультфильмнар карадылар.
-
"Ел тәрбиячесе - 2016" 22.04.2016
20 - 22нче апрель көннәрендә "Ел тәрбиячесе - 2016" республика конкурсының йомгаклау туры булып үтте. Казан педагогика көллиятендә конкурсның зона этапларында җиңү яулаган 40 тәрбияче көч сынашты. Алар үзләренең һөнәри осталыкларын, авторлык технологияләрен һәм иҗади эш алымнарын кулланып "Мастер-класс" тәкъдим иттеләр. Жюри тарафыннан иң күп бәя алган 15 тәрбияче финалга үтеп, "Түгәрәк өстәл" артында әңгәгмә корып беренчелек өчен көрәште. Бакчабыз тәрбиячесе Лилия Фәрит кызы Хисматуллиина лауреатлар исемлегендә. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!!! Киләчәктә дә зур уңышлар, һөнәри үрләр телибез.
-
Ачык ишекләр көне
19.04.2016
19 апрель көнне мәктәпкә әзерлек төркемендә "Ачык ишекләр көне" үткәрелде. Бу чарага әти-әниләр һәм башлангыч класс укытучылары чакырылды. Тәрбиячеләр М.Р.Мәзнәвиева һәм Р.Ф.Хакимова математика, грамотага өйрәтү буенча шөгыльләр күрсәттеләр. Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре искә төшерелде. Килгән кунаклар, ата-аналар балаларның белем дәрәҗәсен югары бәяләделәр.
-
Умырзаялар көне 19.04.2016
19 апрель көнне җир шарының күп илләрендә бик матур бәйрәм - Умырзая чәчәге көне үтә. Бәйрәм үзенең ерак тарихы белән Англиягә барып тоташа. Анда әлеге чәчәкләрне "Өмет чәчәкләре" дип тә атыйлар. Бу бер дә юкка түгел. Кышкы зәмһәрир салкыннардан соң беренче булып күзләрен ачкан умырзаялар кешеләр күңелендә матурлык, яшәүгә өмет уяталар. Татарстанның Кызыл китабына кертелгән әлеге гүзәл чәчәкләрне без дә сакларга тиешбез. Аларны өзмик, матурлыгына читтән генә сокланыйк.
-
"Әртистләрдән ким түгел..." 18.04.2016
Бүген район үзәге балалар бакчалары коллективларының смотр концерты булып узды. Бакчабыз хезмәткәрләре сәхнә йолдызларыннан бер дә калышмыйча чыгыш ясадылар. Жюри членнарына иң-иңнәрен сайлап алу бер дә җиңел булмас ахры. Тәрбияче-артистларыбызга иҗади уңышлар, тагы да югары үрләр яулауларын телибез!
-
"Чынаяклар бизибез" 14.04.2016
Бүген 1нче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Энҗе Фәнисовна белән бергә чынаякларга матур-матур рәсемнәр төшерделәр.
-
"Исәнмесез, кошкайлар" 13.04.2016
Яз җитеп, көннәр җылынуга урман-кырлар кошлар сайравына күмелә. Аларның моңлы тавышыннан безнең дә күңелләр күтәрелә. Ә балалар кошларны тагы да кызыксынып күзәтәләр. Бүген бакчабызда 2кечкенәләр төркеме балалары белән "Исәнмесез, кошкайлар!" бәйрәме булды. Әминә Дәлифовна әзерләгән бу бәйрәмдә шигырь-җырлар белән беррәттән уткән төрле кызыклы уеннар аша балалар белемнәрен камилләштерделәр.
-
Лилия Фәритовна - финалда!!! 11.04.2016
Бакчабыз тәрбиячесе Лилия Фәритовнаны "Ел тәрбиячесе - 2016" конкурсының зона этабында җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. 20 - 22нче апрель көннәрендә Казанда үтәчәк финал ярышларында зур уңышлар теләп калабыз!