Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Көзге өмәләр гөрли... 30.09.2016
Бүген, 30 сентябрь көнне районкүләм өмә булып узды. Чарада бакчабыз хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. Балалар бакчасы тирәли миләш агачлары утыртып районыбызны яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.
-
Милләтләр кроссы - 2016 26.09.2016
25 нче сентябрь көнне районыбызда "Милләтләр кроссы - 2016" спорт чарасы үтте. Кросста барлык мәгариф оешмалары да актив катнашты. Безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Мисбахов Данияр үз яшьтәшләре арасында беренче урынны яулады. Бакчабыз хезмәткәрләре дә сынатмадылар . Үз категорияләрендә Аминова Резеда 2 урыннны, Сафина Чулпан 3 урынны яуладылар. Җиңүче хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Белем бәйрәме белән!!! 01.09.2016
Җылы көннәре, яллары белән күңелле җәй артта калды. Белем бирү учреждениеләрендә бүген янә кыңгырау тавышы яңгырады. Бакчабыз җәйге ялларга туктамаса да, бүген ниндидер җанлылык сизелә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм тәрбияче апалары Эльвира Рафис кызы бакчабызның барлык хезмәткәрләрен һәм башка төркем балаларын бәйрәм белән котларга телиләр икән! Аларның котлавына без дә кушылабыз - яңа уку елында яңадан-яңа идеяләр, иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез!!!
-
"Ишек алдым - гөлбакча" 29.08.2016
Районыбызда ел саен мәгариф учреждениеләре, оешма-хуҗалыклар, шәхси хуҗалыклар арасында "Ишек алдым - гөлбакча" конкурсы үтә. Бүген әлеге конкурска йомгак ясалды. Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмалары арсында безнең балалар бакчасының чәчәклекләре 2 урын, ә чәчәкләрдән ясалган "Бала белән күбәләк" композициясе 3 урын яулады.
-
«Балалар бакчаларында тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә телләр өйрәтүнең моделе» 25.08.2016
Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә "Балалар бакчаларында тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә телләр өйрәнүнең моделе" темасы астында конкурс үтте. Безнең балалар бакчасының эше 1 урында. Бакча хезмәткәрләрен әлеге җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Милли киемле курчаклар" 25.08.2016
Бакчабыз тәрбиячеләре районкүләм үткәрелгән "Милли киемле курчаклар" күргәзмәсендә катнаштылар. Үз куллары белән тегелгән рус, татар, башкорт, мари, чуваш, удмурт киемле курчакларга күпләр сокланып үттеләр.
-
Халыкара шахматчылар көне 20.07.2016
Бүген халыкара шахматчылар көнендә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында көч сынашу үтте.
-
"Ак калфак" бездә кунакта 13.07.2016
Актанышта бу көннәрдә дөньякүләм зур чара үткәрелә. "Ак калфак" бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы безнең районга төрле төбәкләрдә яшәүче милләтәшләребезне бергә җыйды. Бакчабызда кунаклар милли бәйрәмебез Сабантуйда катнаштылар.
-
Родители могут переоформить заявление на компенсации за детские сады не выходя из дома 08.07.2016
Переоформить права на получение основной и дополнительной компенсации за детские сады можно не выходя из дома. Для этого необходимо подать электронное заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru. Необходимо войти в личный кабинет через Единую Системы идентификации и Авторизации (ЕСИА). Если же вы являетесь новым пользователем, вам следует зарегистрироваться на портале uslugi.tatar.ru, а затем подтвердить свой аккуант с помощью ЕСИА.
-
Иң яхшы билингваль балалар бакчасы 04.07.2016
Бүген, ниһаять, "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Түбән Кама шәһәрендә җиңүче балалар бакчалары коллективларын котладылар. Конкурста катнашкан 155 балалар бакчасының 20се әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булды. Шулар арасында безнең балалар бакчасы да бар!!! Бакча коллективын әлеге зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!!!