МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
E-Mail: | sarvarova2014@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 52 воспитанников |
У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Авылыбыз өлкәннәрен котладык 30.09.2023
Өлкәннәр көне уңаеннан бүген бакчабызда тәрбияләнүче нәниләр, авылыбызда гомер итүче өлкәннәрне котлап, үзләре ясаган открыткаларн бүләк иттеләр. Аларга матур теләкләрен җиткерделәр
-
Урманчылар көне/День работников леса 18.09.2023
Сентябрь аеның өченче якшәмбесендә һөнәрләрен табигатьнең гаять бай, искиткеч гүзәл һәм аеруча сакчыл караш таләп итә торган урыны - урман белән бәйләгән хезмәт ияләренең бәйрәме. Быел ул - 17 сентябрьгә туры килә. Шул уңайдан күп еллар урманнарда хезмәт куйган шәхесебез Ахметгалиев Агъзап Абугали улы белән очрашу уткәрдек. Урманчы һөнәре белән таныштык. Урманчы һөнәренең кирәклеге , аларнын нәрсә белән шөгылләнүләре турында җентекләп сөйләде, балаларның сорауларына жавап бирде. Үскәч балаларның да урманчы һөнәрен сайлап табигатькә файдалы шәхесләр булып үсүләрен теләде/В России в 2023 году День работников леса отмечается в третье воскресенье сентября и выпадает на 17 сентября. В связи с этим в Новоалимовском детском саду прошла встреча с лесником Ахметгалиевым Агзапом Абугалиевичем, много лет проработавшим в лесах. Он подробно рассказал о необходимости профессии лесника , чем они занимаются, ответил на вопросы детей.
-
16.09.2023
Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльләнеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, үстерү, чыныктыру максатыннан балалар белән «Милләт кроссы» бөтенроссия йөгерү көненә кушылдык. Әлеге спорт ярышында катнашучылар ераклыкка йөгереп, җитезлектә көч сынаштылар. Балалар бу йогеру ярышында бик теләп катнаштылар. Җанатарлар һәр йөгерешчегә көч биреп тордылар.
-
Акция "Чиста яр" 15.09.2023
Бакчабызда тәрбияләнүче балалар да " Чиста яр" акциясенә кушылдылар. Пакетлар һәм перчаткалар белән коралланып, балалар һәм тәрбиячеләр яр буен җентекләп җыештырдылар, хезмәт тәрбиясенә өйрәтү күнекмәләрен ныгыттылар. Табигатьне сакларга, чиста тотарга кирәклеген искә төшерделәр. Балалар бу эшне бик теләп башкардылар. Акция "Без авылны яратабыз, аның тарихы белән горурланабыз һәм аның һәрвакыт чиста , матур булуын телибез» дигән сүзләр белән тәмамланды./ К акции "Чистый берег" присоединились и воспитанники Новоалимовского детского сада. Вооружившись пакетами, мешками и перчатками, дети и воспитатели тщательно убирали, закрепляли навыки трудового воспитания. Завершилась акция со словами “ Мы любим деревню , гордимся ее историей и хотим, чтобы она всегда была чистой, красивой".
-
"Юл хәрәкәте лабораториясе" 14.09.2023
Бакчабызда юл хәрәкәте иминлеге чараларын дәвам итеп мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова һәм Яңа Әлем мәктәбенең ЮИД отряды белән берлектә "Юл хәрәкәте лабораториясе" оештырдылар. Балалар тәрбиячеләре Илүзә Флүс кызы һәм ЮИД отряды җитәкчесе Лилия Әхнәф кызы Сәлимҗанова җитәкчелегендә үзләре генә түгел, ә урамнан үтүчеләрне дә кагыйдәләр өйрәнүгә җәлеп иттеләр: бергәләп юл кагыйдәләренә багышланган дидактик уеннар уйнадылар, күңелле җырлар башкардылар. Барыбызга да юлларда хәвеф-хәтәрләрсез йөрү насыйп булсын!
-
Акция 11.09.2023
Бакчабызда юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү еллык план нигезендә кечкенәләр төркеменнән алып мәктәпкә чыгып киткәнче өйрәтелә. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актаныш районы буенча ЮХИДИның профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова һәм инспекторлар Дилфат Давис улы Иргалин, Илнур Илдус улы Нуретдиновлар катнашында «Игътибар, балалар!» акциясе кысаларында юлда йөрүчеләрне кагыйдәләрне истә тотып, юлларда имин йөрергә әйдәделәр, буклетлар тараттылар. Плакатларны балалар тәрбиячеләре Илүзә Флүс кызы Нуриманова белән алдан әзерләделәр, бакчада эшчәнлек вакытында үзләре ясадылар. / В новоалимовском детском саду обучение правилам дорожного движения ведется по годовому плану от младшей группы. Дети подготовительной группы детского сада с участием начальника отдела профилактики ГИБДД по Актанышскому району и инспекторов приняли участие в акции «Внимание, дети! "
-
"Игътибар -балалар!" акциясе 02.09.2023
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү максатыннан узучы "Игътибар- балалар!" акциясенә безнең балалар бакчасы да кушылды
-
"Педагог һәм остаз елы" 01.09.2023
"Педагог һәм остаз елы" уңаеннан бакчабызда төрле чаралар узып тора. Бүген бакчабызда күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан тәрбиячеләр белән бик җылы очрашу узды.
-
Махсус хәрби операциядан ялга кайткан солдатлар белән очрашу 29.08.2023
Безнең балалар бакчасында патриотик тәрбия юнәлеше ел дәвамында алып барыла. Шул максаттан бакчабызда кунакта авылыбыздан махсус хәрби операциядә булып, чираттагы ялларына кайткан егетләребез Әхмәтгалиев Инсаф Әгъзәп улы белән Гыйльфанов Рафик Дилфас улы булдылар.
-
Тәҗрибә бакчасында 26.08.2023
Балаларга иң гади хезмәт алымнарына өйрәтү, белгәннәрне ныгыту, хезмәткә уңай караш тәрбияләү максатыннан , тәҗрибә бакчасына үзебез утырткан, җәй буе су сибеп тәрбияләп үстергән яшелчәләрне җыеп алдык