МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
E-Mail: | sarvarova2014@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 52 воспитанников |
У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Серле дөнья" курчак театры бездә кунакта 16.11.2023
Буген бездэ авылыбызнын "Серле дөнья" халык курчак тетры артистлары бик күңелле "Табигать балалары" дип исемләнгән тамаша күрсәттеләр. Бик мәгънәле, максатчан театр булды. Табигатьне сакларга, якларга кирәклеген үз эченә алган тамаша балаларыбызга да бик охшады. Киләчәктә дә шундый бай эчтәлекле, күңелле теарлар көтеп калабыз.
-
1 урын 09.11.2023
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемебездән Шакурова Мәрьям Рамиль кызы, Минзәлә шәһәрендә узган төбәкара «English Art Festival» инглиз телендәге иҗади-бәйгедә катнашып 1 нче урын яулады . Аны чын күңелдән, котлыйбыз! Алдагы көннәрдә дә уңышлар теләп калабыз!
-
28.10.2023
Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, авыл хуҗалыгы техникасы турындагы күзаллауларын киңәйтү, төрле һөнәрләр белән таныштыру максатыннан бакчабыз нәниләре машина- трактор паркына экскурсияга бардылар
-
Веселая ярмарка 27.10.2023
-
Мәктәпкә экскурсия 23.10.2023
Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләр белән берлектә мәктәптә экскурсиядә булдылар. Балаларны мәктәп директоры Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы һәм булачак беренче укытучылары Нургалиева Лениза Зәки кызы каршы алдылар. Балалар мәктәптә үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Китапханәдә кызыклы китаплар, журналлар карадылар. Мәктәптә оештырылган “Туган як “ музеенда кунакта булып, авылыбыз тарихы белән таныштылар. Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып, тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар./ На этой неделе воспитанники подготовительной к школе группы Новоалимовского детского сада вместе с воспитателями совершили экскурсию по школе. Дети познакомились в школе будущим учителем и даже смогли посидеть за партами и почувствовать себя настоящими учениками. Посетив организованный в школе музей “Туган як“, они познакомились с историей нашего села. Дети возвращались с экскурсии с большим желанием поскорее учиться, принося для себя много нового о школе.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 20.10.2023
Бүген бакчабызда “ Сөмбелә” бәйрәме узды. “Сөмбелә” – уңыш бәйрәме, муллык бәйрәме. Киләсе көнгә ышаныч бәйрәме. Әлеге бәйрәм балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турындагы белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә. Бәйрәмгә балалар бик теләп әзерләнделәр. Җырлар , шигырьләр өйрәнделәр. Бу бәйрәмнән әкият геройлары да читтә калмый, кунакка килеп, балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар . Безнең бакчада менә шундый кызыклы, мавыктыргыч бәйрәм узды.
-
Марафон 17.10.2023
17 октябрь көнне 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм итү максатыннан “Все СВОи” патриотик марафон узды. Яңа Әлем балалар бакчасы да балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан әлеге марафонга кушылды./ 17 октября с 10.00 до 22.00 в Татарстане прошел патриотический марафон в поддержку контрактной службы “Все СВОи”. Новоалимовский детский сад присоединился к этому марафону с целью патриотического воспитания детей .
-
Физкультурада 12.10.2023
Бакчабызда физик үсеш буенча эшчәнлекләр һәр төркемдә атналык шөгыльләр челтәре нигезендә уза. Физик тәрбия төрле яклап баланың үсешенә яхшы йогынты ясый. Баланын физик үсешен,үз-үзен тотышын,ныгыта. Бүген 2 кечкенәләр төркемендә , балаларны колоннада атлап йөрү һәм йөгерү,әйләнә- тирәдә ориентлаша белүләрен камилләштерү, балаларнын сәламәтлеген саклау һәм ныгыту эшен дәвам итү максатыннан, бик күңелле физкультура эшчәнлеге узды.Балалар бау аша сикерү күнекмәләрен үстерү белән беррәттән гәүдә төзлеген формалаштырып хәрәкәт активлыкларын үстерүне дәвам иттеләр..
-
Тәрбиячеләребез хөрмәтләнде 05.10.2023
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, бүген район мәдәният йортында узган тантанада тәрбиячеләребез хөрмәтләнде.
Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен Нуриманова Илүзә Флүс кызы муниципаль район Башлыгының МАКТАУ ГРАМОТАСЫ , Рахманова Зәһинә Рафис кызы "Ел тәрбиячесе-2023 "конкурсында катнашып, 3 урын алган өчен грамота белән бүләкләнделәр
Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез! -
Өлкәннәр көне 03.10.2023
Бүген бакчабызда "Өлкәннәр көне" уңаеннан бәйрәм иртәсе узды. Нәниләребез үзләренең әби-бабайларын бакчабызга кунакка чакырып бәйрәм белән котладылар