МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Дару үләннәре. 07.07.2016

Бүген тәрбиячеләр балалар белән дару үләннәре, аларның файдалы үзлекләре турында сөйләштеләр, аларның дару үләннәре турындагы белемнәрен ныгыттылар. Үги ана яфрагы, бака яфрагы, ромашка чәчәге, юкә чәчәге һ.б. үләннәрне җыеп киптереп, кышка әзерләп куйганда күп кенә авырулардан дәва әзер дигән сүз.
-
Туган көн! 21.06.2016

Балалар бакчасында балаларның туган көннәре дә бик күңелле итеп билгеләп үтелә. Балалар "Ак калач" җырлы уенын уйныйлар, туган көне булган баланы котлап, матур теләкләр телиләр.
-
Өмә. 18.06.2016

Бүген коллективыбыз һәр елдагыча юл буе чабу буенча авыл өмәсендә катнашты.
-
Яфрак печән. 17.06.2016

16 май көнне балалар бакчасы коллективы башка авыл оешмалары белән бергә "Башак" ҖЧҖ маллары өчен яфрак печән әзерләүдә катнашты.
-
Җәйге эшләр. 15.06.2016

Бакчабызда һәм авыл җирлегендә җәйге эшләр сезоны ачылды. Бакча коллективы бүгенге көндә чәчәк үсентеләрен утыртып бетерү, су сибү эшләре белән беррәттән юл буйланы чабу, чистарту кебек өмәләрдә дә актив катнаша.
-
Җәй. 01.06.2016

Бүгеннән Яңа Әлем балалар бакчасы җәйге режимда эшли башлады. Җылы вакытка көндәлек режим, шөгыльләр челтәре, җәйге сәламәтләндерү планы төзелеп, шулар буенча эш оештырыла. 2 төркемдә барлыгы 36 бала тәрбияләнә.
-
Экскурсия. 30.05.2016

Бүген мәктәпкә әзерлек балалары тәрбияче апалары Закирова Фирүзә, Габидуллина Җәүһәрия, шәфкать туташы Ильясова Рәмилә белән табигать кочагына экскурсиягә чыктылар.
-
Сабантуй! 27.05.2016

Бүген балалар бакчасында Сабантуй! Балалар халкыбызның гореф-гадәтләрен, йола- бәйрәмнәрен белеп, аңлап, үз милләтләре белән горурланып үсәләр. Сабантуйда алар төрле уеннар уйнап күңел ачтылар.
-
Чыгарылыш бәйрәме. 26.05.2016

Бүген бакчада мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озату бәйрәме. Хәерле юл, балалар!!!
-
Сагынырбыз бакчаны! 25.05.2016

Балалар мәктәпкә чыгып киткәнче яраткан уеннарын уйнап калырга ашыгалар. Сагынырбыз инде бакчабызны!
















