МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 02.12.2015

Балаларны рус теленә өйрәтүдә, балалар бик яратып шөгыльләнгән, театр эшчәнлеге мөһим урын алып тора. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләренә рус телендә "Теремок на новый лад" дигән музыкаль әкиятләрен күрсәттеләр.
-
Әниләр көне. 27.11.2015

Беренче тел ачылуга
"Әннә" ди һәрбер бала.
Чөнки аның күңелендә
Иң кадерлесе - ана.
Ана җылы җилдәй йомшак,
Саф һәм яхшы аның күңеле.
Тиңсез көчле аның мәхәббәте,
Ана, Бөек аның сөюе.
Бүген балалар бакчасында 3 төркемдә әниләр көнен бәйрәм иттеләр. "Нарасый" төркеме балалары әниләренә "Куянга булышабыз" дигән сөйләм үстерү эшчәнлеге күрсәтте, "Куянкай" төркеме балалары "Иң матур әни - минем әнием" дигән сөйләмтелен үстерү эшчәнлеге күрсәттеләр, "Тиенкәй" ләр "Репка -Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Педагогик киңәшмә. 20.11.2015

Бүген балалар бакчасында "Бакча шартларында балаларның сәламәтлек торышына физкультура эшчәнлекләренең йогынтысы" дигән темага педагогик киңәшмә булды. 1. Өлкән шәфкать туташының "Балалар бакчасында физик тәрбиянең торышы" дигән чыгышы, 2. Тәрбияче Розалия Әгъләмованың "Балаларны төрле яклап үстерүдә татар халык уеннарының әһәмияте" дигән чыгышы, 3. Тәрбияче Илүзә Нуриманованың "Физкультура шөгыльләрендә халык авыз иҗатын куллану" дигән чыгышы, 4. Тәрбияче Фирүзә Закированың "Балаларга көтелмәгән хәлләрдән чыгу юлларын өйрәтү" дигән чыгышы тыңланды. Педагогик киңәшмәнең карары: 1. Балалар бакчасында хәрәкәт активлыгын балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуны истә тотып оештырырга. 2. Террорчылык акты очракларыннан белем бирү учреждениеләрен, балаларны һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын саклау турында приказны тиешенчә үтәргә.
-
Ата-аналар җыелышы. 13.11.2015

Бүген балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибе буенча Бакча мөдире Гүзәл Рифәк кызы Сәрвәрованың еллык план турында чыгышы тыңланды, өлкән шәфкать туташы Рәмилә Рәшит кызы Ильясова медосмотр нәтиҗәләре белән таныштырып китте, балалар бакчасында туклануны оештыру турында сөйләде, тәрбияче Лилия Вазих кызы Мирзасалихова "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында балаларны икетеллелеккә өйрәтү" дигән презентация күрсәтте. Ата-аналардан бакчада икетеллелек турында, бакча эшчәнлеге турында анкеталар алынды.
-
Медосмотр. 10.11.2015

Бүген балалар бакчасына район хастаханәсеннән балалар табибы, шәфкать туташлары килде. Алар балаларның сәламәтлекләрен тикшерделәр, Манту пробасы ясалды, кан анализы алынды. Гомуми алганда балаларның сәламәтлекләре канәгатьләнерлек.
-
"Минем гаиләм" 03.11.2015

Бүген балалар бакчалары мөдирләре игътибарына тәрбияче Розалия Хәмит кызы Әгъләмова 2 кечкенәләр төркеме балалары белән "Минем гаиләм" дигән сөйләм үстерү эшчәнлеге күрсәтте.
-
"Овощи" 03.11.2015

Балалар бакчалары мөдирләре игътибарына тәрбияче Лилия Хәбирян кызы Султанова зурлар төркеме балалары белән "Овощи" темасына рус теле эшчәнлеге тәкъдим итте.
-
"Веселые посиделки" 03.11.2015

Ике төркемдә эшчәнлекләр карап чыкканнан соң, мөдирләр игътибарына тәрбияче Фирүзә Өлфәт кызы Закирова, Музыка җитәкчеләре Ленара Фәвәдис кызы Шәрипова, Айзәрә Фәнис кызы Фарраховалар әзерләгән "Веселые посиделки" күңел ачуы (мәктәпкә әзерлек төркеме) тәкъдим ителде.
-
Мөдирләр киңәшмәсе. 03.11.2015

Бүген бакчабызда мөдирләр киңәшмәсе булып узды. Эшчәнлекләр, күңел ачу караганнан соң мөдирләр, методистлар тәрбиячеләребезнең эшләренә анализ ясадылар, тәрбияче Лилия Вазих кызы Мирзасалихованың "ФДББС шартларында УМК материалларын кулланып балаларны икетеллелеккә өйрәтү" дигән презентациясен, Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире Гүзәл Рифәк кызы Сәрвәрованың "ФДББС шартларында мәктәпкәчә учреждениеләрдә нормативлар белән тәэмин ителеш" темасына чыгышы һәм презентациясен карадылар.
-
Күргәзмә. 26.10.2015

Уңыш бәйрәменә "Куянкай" 2 кечкенәләр-уртанчылар төркеме балаларының әти-әниләре яшелчәләрдән композицияләр ясап алып килделәр. Бу күргәзмә өчен әт-әниләргә бик зур рәхмәт!
















