МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Медицина хезмәткәрләре көне 20.06.2026


21 июнь — Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан балалар безнең медицина кабинетына сәяхәт кылдылар. Анда аларны Ләйсән Раффак кызы каршы алды. Ул балаларга үз һөнәре турында зур мәхәббәт һәм кызыксыну белән сөйләде, табиб җиһазларының әһәмиятен җентекләп аңлатты. Балалар үз буйларын һәм авырлыкларын үлчәп карадылар. Сәяхәт ахырында Ләйсән апалары балаларга файдалы киңәшләр биреп, сәламәт һәм көчле булу өчен һәрвакыт яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашау кирәклеген аерым билгеләп үтте. -
Россия көне 12.06.2026

1 нче кечкенэ- ясле төркемдә тәрбияләнүчеләр белән Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Ватан турында беренчел күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән тематик чара үткәрелде. Чара барышында балалар илебезнең символикасы белән таныштылар. Иҗади остаханәдә балалар бик мавыгып йөрәк формасында кул эшләре ясадылар. Аппликация техникасын кулланып, сабыйлар картон нигезенә зәңгәр һәм кызыл кәгазь кисәге ябыштырдылар, Россия флагы образын формалаштырдылар. Яшь булуларына карамастан, балалар тәрбияче җитәкчелегендә тырышып эш итәләр, вак моториканы һәм төсложнее тануны ныгыттылар.. Иллюстрацияләр карау һәм туган табигать турында тыныч музыканы тыңлау белэн көне тәмамланды./В рамках празднования Дня России с воспитанниками 1-й младшей -ясельной группы было проведено тематическое занятие, направленное на формирование первичных представлений о Родине. В ходе мероприятия дети познакомились с символикой нашей страны. В творческой мастерской ребята с большим увлечением создавали поделку в форме сердца. Используя технику аппликации, малыши наклеивали на картонную основу полоски синей и красной бумаги, формируя образ российского флага. Несмотря на юный возраст, дети старательно выполняли действия под руководством воспитателя, развивая мелкую моторику и цветовое восприятие. Завершился день просмотром иллюстраций и прослушиванием спокойной музыки о родной природе.
-
Юлда дөрес йөри беләсеңме? 11.06.2026

Бүген бакчабыздв юл йөрү кагыйдәләре темасына багышланган күңелле һәм файдалы чара узды. Балалар бәйрәмнең һәр мизгелен күңелле уеннар, җырлар һәм шигырьләр белән бизәделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен җиңел һәм аңлаешлы формада өйрәнделәр.
Кунак булып килгән Актаныш районы ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы балаларга юлларда сак йөрүнең мөһимлеген аңлатты, җәйге чорда велосипед белән йөрү кагыйдәләрен үтәүнең кирәклеген ассызыклады.
Шулай ук бу көнне "Яшел сигналга сәяхәт" исемле китапның дөнья күрүе безнең өчен зур сөенеч булды. Әлеге китапта бакчабызда хезмәт куючы хөрмәтле тәрбиячеләребез — Әгъләмова Розалия Хәмит кызы, Мөхәмәдиева Илина Рөстәм кызы һәм Мөхәметдинова Ландыш Мөхәррәм кызы иҗат иткән шигырьләр һәм әкиятләр урын алган. Китапның матур һәм эчтәлекле әсәрләре балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен аңларга ярдәм итәчәк. Ләйсән Рәдиф кызы үз чиратында китапларны һәм истәлекле бүләкләрне тапшырды, бу вакыйга безнең коллективта зур шатлык һәм горурлык хисләре уятты.
Бәйрәм ахырында Ләйсән Рәдиф кызы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Балаларыбыз юлларда һәрчак сак һәм исән-сау гына йөрсеннәр— шушы изге теләкләр белән без бәйрәмебезне йомгакладык. -
Сабантуй 09.06.2026

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәк тә балалар бик көтеп алалар.Бакчабызда да бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм мәйдан уртасында тәрбиячеләр,кече тәрбиячеләр төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү. Бер төркем балалар чүлмәк ватучыларга көч биреп тордылар. Һәм көрәш батырлары билгеләде. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкемсөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.
-
А.С. Пушкинның туган көне 06.06.2026

6 июнь А . Пушкиннын туган көне. Балалар белэн Пушкинның әсәрләре белән таныштык, аның тормыш юлын искә төшердек, китапларын карадык, шигырьләрен, әкиятләрен тынладык. « Кот в сопагах» мульфилмыннан өзек карадык
-
"Карга боткасы" 30.04.2026

«Карга боткасы»: Праздник татарских традиций и заботы о природе в нашем саду!


Сегодня в нашем детском саду царила особая, теплая и радостная атмосфера! Мы с гордостью провели замечательный праздник «Карга боткасы» – день, посвященный знакомству наших малышей с богатыми татарскими народными традициями и воспитанию бережного отношения к окружающей среде. Этот день стал настоящим погружением в культуру и природу! Дети с восторгом читали стихи, посвященные весне и птицам, исполняли задорные татарские песни, которые наполняли зал звонкими голосами, и с азартом участвовали в веселых народных играх. Каждая игра, каждое слово, каждая мелодия – все это было пропитано духом наших предков и любовью к родной земле. Но самым ярким моментом, конечно же, стало угощение! Дети с большим удовольствием попробовали традиционную «Карга боткасы» – ароматную и сытную кашу, приготовленную с любовью. Это не просто вкусное блюдо, а символ единения, гостеприимства и уважения к природе, которая дарит нам свои дары. После сытного угощения праздник продолжился в атмосфере непринужденного общения и радости. Малыши делились впечатлениями, смеялись и чувствовали себя частью большой и дружной семьи. Мы верим, что такие мероприятия не только обогащают внутренний мир детей, но и закладывают в них основы уважения к своей культуре, традициям и, конечно же, к нашей прекрасной природе. Пусть каждый ребенок с детства знает и ценит богатство своего народа и заботится о планете, на которой мы живем! /Бүген балаларны татар халык гореф - гадәтләре белән таныштыру, әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максатыннын бакчабызда «Карга боткасы» бәйрәме узды. Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар халык уеннары уйнадылар, биеделәр. Уеннардан һәм күңел ачудан соң тәмле «карга боткасы" белән сыйландылар. -
27.04.2026

26нчы апрель–безнең яраткан шагыйребез,халкыбызның сөекле улы -Габдулла Тукайның туган көне.
Быел бөек шагыйребезнең тууына 140 ел тулу уңаеннан безнең балалар бакчасында бик матур чара узды.
Чараның төп максаты балаларның Габдулла Тукай иҗатына карата кызыксынуын арттыру,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, аның матурлыгын күрсәтү иде.
Бу чара балаларга бөек шагыйрьнең иҗатын якты истәлеккә калдырып, аның сүзләре аша мәңгелек кыйммәтләрне өйрәнүгә ярдәм итте.
Без Тукайны мәңге онытмабыз, аның шигырьләре йөрәкләрдә саклана, сүзләре мәңгелеккә үрләп бара. Аның сүзләре — безнең рухи мирасыбыз, туган телебездәге алтын каләм. -
Сәләтле балага-киртәләр юк. 16.04.2026

Сәләтле балага-киртәләр юк. Моңа кадәр дә зур-зур бәйгеләрдә Гран-При иясе булган Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Шәмсегалиева Айсель 13 апрель көнне Удмурт Республикасы Ижау шәһәрендә Г. Тукайның юбилее һәм Рәсәй халыклары бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган "Туган телем - иркә гөлем" төбәкара фестивалендә катнашып, 1 дәрәҗә лауреатка ия булды, диплом, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Барлыгы 200 катнашучы арасында, шуларның 16 сы гына икенче турга чакырылып, алар арасыннан иң-иңнәрен шәһәрнең Халыклар дуслыгы бинасында билгеләделәр. Кечкенә Айселебезгә үз сәләтен генә күрсәтеп калмыйча, ТНВ, Россия, Ижау шәһәре телевидениеләренә дә интервью бирергә туры килде. Бик сәләтле кызыбыз бакчабызның гына түгел, Актанышыбызның да горурлыгы булып үсеп килә. Балалар бакчасы коллективының балаларыбызны татар телебезне, аның мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, балаларга туган телебезгә мәхәббәт уятуда керткән өлеше шактый зур. Айсельне бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләребезгә, әти-әнисенә, гаиләсенә рәхмәтлебез. Аңа киләчәктә дә уңышлар язсын.
-
"Курочка ряба" 14.04.2026

Зурлар- уртанчылар төркеме балалары белән рус халык әкияте белән таныштыру, әкият геройларына карата кызыксыну хисе тәрбияләү максатыннан рольләргә бүленеп әкият куйдык
-
Космонавтика көне/ День космонавтики 12.04.2026

Космонавтика көне - илебез тормышында мөһим вакыйга, һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Балаларга үз илеңә карата горурлык һәм хөрмәт хисе, аның мәдәниятен, Ватанга шәхси катнашуларын аңлау бик мөһим. Космос темасы һәрвакыт балаларга кызыклы, шуңа күрә тәрбиячеләр аны беркайчан да игътибарсыз калдырмыйлар. Яңа Әлем балалар бакчасында 12 апрельдә Космонавтика көненә багышланган тематик чаралар узды. Балалар кешенең космоска беренче очуы, кояш системасы планеталары, галәм турында мәгълүмат белән таныштылар.
















