Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Советы психолога 09.04.2020
Рекомендации родителям детей, временно находящихся на дистанционном обучении https://edu.tatar.ru/aktanysh/gimnaziya/page4154141.htm
-
Яңача уку алымнары 06.04.2020
2019-2020 уку елының дүртенче чиреге уку-укыту системасында үзгә төрдә башланып китте. Илдә барган вәзгыятькә бәйле рәвештә, белем бирү дистант формасында оештырыла. Әйтергә кирәк, гимназиянең педагоглар, укучылар һәм әти-әниләр контингенты әлеге формага язгы каникуллар вакытында әзерлекләр үттеләр: дистанцион белем алуның төрле формалары сынап каралды, интернет платформалар өйрәнелде. Техник яктан төрле кытыршылыклар килеп чыкса да, укытучылар дәрес материалын максималь дәрәҗәдә укучыларга тапшыру юлларын эзлиләр, ә укучылардан үз чиратларында, мөстәкыйль һәм аңлы рәвештә белем үзләштерүгә тырышлык куюлары сорала.
-
Әйдә шаяРТ! 15.03.2020
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге шаян һәм тапкыр егет-кызлар тавышыннан гөрләп торды. Чөнки бу көннәрдә “ШаяРТ” клубының редакторы Наил Салахов Актанышның 1 санлы, 2 санлы мәктәпләре һәм гимназия укучыларына ШТК серләрен төшендерде. Дусларча ярыш нәтиҗәләре буенча гимназия командасы (“Тәбикмәк” исеме астында) II урынга лаек дип табылды, Хөҗҗәтов Газизгә “Иң яхшы актер” номинациясе бирелде. Педагог-оештыручы Гөлгенә Глүсовна җитәкчелегендәге әлеге команда алга таба да бу юнәлештә эшне туктатмаска уйлый.
-
"Хәзинә" бию ансамбле 07.03.2020
Гимназиянең “Хәзинә” бию ансамбле коллективы “Йолдызлык – 2020” фестиваль-конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясап, II урынга лаек булды һәм Казанда үтәчәк финал бәйгесенә чакыру алды. Ансамбльнең егет-кызларын, һәм җитәкчеләре Хатмуллин Илдар Булат улын җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Яшь инспекторлар бәйрәм белән котлый! 07.03.2020
Бүген, халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан, гимназиянең “яшь инспекторлары” гадәти булмаган рейдка чыктылар: район ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә руль артында утырган гүзәл затларны бәйрәм белән котлау өчен туктаттылар. Әлеге акция Актаныш районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлекчәсе җитәкчесе тарафыннан, юл инспекторлары һәм аларның 1 санлы, 2 санлы мәктәпләрдәге, гимназиядәге яшь ярдәмчеләре белән берлектә оештырылды. Акция барышында туктатылган автоледилар да, укучылар үзләре дә әлеге чарадан бик канәгать калдылар. Барыбызга да имин юллар булсын!
-
Декада Английского языка продолжается 14.02.2020
14 февраля прошли дебаты между командами 7-8 классов. От каждого класса выступила одна команда из 3 спикеров. Тема дебатов: Geniuses are born, not made. (Гениями рождаются, не становятся).
-
Декада Английского языка 12.02.2020
В рамках декады английского языка 12 февраля в гимназии прошел конкурс - тестирование среди учащихся 8,9 и 10 классов по страноведению англоязычных стран. Поздравляем победителя конкурса Валиеву Нафису (9а), и призеров - Асадуллину Алсу (8 класс) и Хаева Альберта(10б)!
-
Юл куркынычсызлыгы – тормыш иминлеге 12.02.2020
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту, укучылар арасында хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатыннан, Актаныш муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Фазлыева Лена балалар белән очрашты. Укучылар игътибарына видеоролик, кызыклы уеннар, викторина сораулары тәкъдим ителде, иң актив укучылар бүләкләнде. Лена Фазылҗан кызы юлдагы вәзгыять хакында мәгълүмат җиткерде, кагыйдәләрне саклау һәркемнең бурычы икәнлегенә басым ясады.
-
"Йолдызлык - 2020" 11.02.2020
Бүген “Йолдызлык – 2020” фестиваль-конкурсының зона этабы сайлап алу туры булып узды. Сайлап алу этабында 63 укучы вокал, хореография, нәфис сүз, инструменталь ансамбль номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Быелгы чыгышлар Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Актаныш районына 310 ел тулуга бәйле тарихи даталарга багышланды. Жюри сайлап алган уңышлы чыгышлар район сайлап алу этабында тәкъдим ителәчәк.
-
Олимпиадный дневник 04.02.2020
Сегодня подведены итоги заключительного этапа республиканской олимпиады по русскому языку, на котором наша ученица 9 класса Валиева Нафиса стала победителем, Галяутдинова Салима (9 класс), Усманова Аделя (9 класс) заняли призовые место. Поздравляем учеников и их учителей Шагзамову Энже Фирдависовну и Саматову Гульнар Дильфасовну с заслуженной победой!