Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Олимпиада көндәлеге 14.12.2019
Россия фәннәр олимпиадасының район этабында катнашучы укучыларыбыз уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Бүген технология фәненнән берничә көнгә сузылган олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Кызлар арасында Шигапова Таңсылу (9 класс), Гараева Адилә (10 класс) – җиңүчеләр булып танылдылар (укытучылары Хөснетдинова Гүзәл Фәрит кызы). Егетләр арасында Миргаязов Ренат (7 класс) – призер, Хөсәинов Раил (9 класс) – җиңүче (укытучылары Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы), Саттаров Самат (6 класс) – призер (укытучысы Мөхәмәдиев Дилшат Сәгыйть улы) исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазларын чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз. Әфәрин!
-
Мәрхәмәтле булыйк! 09.12.2019
Мәрхәмәтле булыйк! Мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы кысаларында тагын бер очрашу булып узды: Теләкәй авылында гомер итүче Резеда Вагизова интернаттагы балалар белән күреште. Резеда апалары, язмыш сынауларына да карамастан, яшәү ямен югалтмыйча, күңелгә якын шөгыль табып, тормышта үз урыныңны булдыру мөмкинлеге турында сөйләде. Укучылар аның кул эшләре белән кызыксындылар, үзләренең сорауларына җаваплар алдылар.
-
Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел 09.12.2019
8 - 11 класслар укучылары өчен, ветеран укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы Усманова Тәхия Әхтәм кызы үткәргән тәрбия сәгате тел темасына багышланды. Тәхия Әхтәм кызы тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләп, туган телне өйрәнүнең кирәклеген аңлатты, укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Ата-аналар җыелышы 07.12.2019
Кызганычка каршы тормыш гел уңай күренешләрдән генә тормый, кайвакыт җәмгыятькә, кеше шәхесен зарарлауга юнәлдерелгән очраклар да килеп туа. Яшүсмерләр арасында тиз арада популярлык алган “снюс” – никотинлы матдәләрнең килеп чыгуы һәм кулланылышка кереп китүе шундыйлардан булып тора.
-
Олимпиада көндәлеге 06.12.2019
Россия фәннәр олимпиадасының район этабында катнашучы укучыларыбыз уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Бүген физика фәненнән көчләрен сынаучылар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Вәлиева Нәфисә (9 класс) – I урын, Хусаинов Раил (9 класс) – II урын, Рахманов Азамат (11 класс) – II урын, Гилаев Айнур (7 класс), Төхбәтуллин Булат (8 класс), Хәйбиев Әмир (10 класс) – җиңүчеләр исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм укытучылары Багаутдинова Римма Гранит кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Депутат гимназиядә
06.12.2019
Гимназиядә күренекле шәхесләр белән очрашулар дәвам итә. Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер. Габдулла Тукай премиясе лауреаты (2009), Татарстанның халык артисты, Бердәм Русия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин үзенең эшлекле визиты кысаларында гимназия яшәеше белән танышып үтте. Рамил Чыңгыз улы гимназиядә татар теле укытылышы, проектлар эшчәнлеге белән кызыксынды, Әлфия Авзалова музеенда булды.
-
Игелек эшләргә ашык! 06.12.2019
Игелек эшлә дә, суга сал - халык белер, халык белмәсә, балык белер ди халык мәкале. Җомга көнне, педагог-оештыручы һәм интернат тәрбиячеләре җитәкчелегендә оештырылган, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән очрашу әлеге мәкальнең дәлиле булып тора.
-
"Ихлас" психологик хезмәт күрсәтү үзәгендә экскурсиядә 05.12.2019
5 декабрь көнне 6 класс укучылары, педагог-психолог Гөлназ Темерзадаевна һәм тәрбияче Айгөл Ралифовна җитәкчелегендә, районыбызның «Ихлас» психологик hәм педагогик хезмәт күрсәтү үзәгенә экскурсиягә бардылар.
1.
-
Игелекле эшләр кылырга ашык! 05.12.2019
Илкүләм үткәрелгән "Игелек марафоны"нан гимназия укучылары да читтә калмый. Бүген 5нче сыйныфлар Республикакүләм "Игелек дәресләре" акциясенә кушылды: аларга волонтерлык эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Әңгәмә ахырында әлеге юнәлештә эшләргә теләгән укучылар үзләре дә, өлкән сыйныфларга кушылып, добровольцыроссии.рф интернет челтәрендә теркәлде.
-
Саулыгыңны яшьтән сакла! 04.12.2019
1 декабрь - СПИД авыруын кисәтү көне уңаеннан, гимназиядә район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Мухитова Эльвира Илшатовна белән очрашу үтте. Табиб 8-10 класс укучыларына ВИЧ-инфекцияләр, йогышлы авыруларның таралу юллары, профилактика чаралары турында аңлатты, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.