Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Итоги ЕГЭ по русской литературе 03.07.2020
Двое учащихся гимназии успешно сдали ЕГЭ по русской литературе. Наивысший балл у Галимовой Рании - 77. Поздравляем учеников и их учителя Саматову Гульнар Дильфасовну с хорошим результатом и желаем дальнейших успехов!
-
Аттестат тапшыру тантанасы 18.06.2020
17 июнь көнне мәктәбебез өчен тагын бер зур истәлекле чара узды. Бүләк аланында чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы булды.
Укучыларыбызның ниһаять бер-берсен күрү, укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге туды. Шулай ук бәйрәмдә ел укучысы да билгеләнде. Галләмова Эльвинаны әлеге җиңүе белән тәбрик итәбез!
Шундый матур чараны оештыручыларга, килгән кунакларга зур рәхмәт!
Укучыларыбызга якты киләчәк, яхшы уку йортларына керергә, югары балларга экзаменнар бирергә язсын!
Ак юллар сезгә, гимназистлар! -
Эшлекле сәфәр кысаларында! 09.06.2020
Бүген Актаныш муниципаль районына эшлекле сәфәр белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев килде. Башкала кунаклары шулай ук гимназия тормышы белән дә таныштылар. Алар игътибарына укучы-укытучыларның проектлары, казанышлары тәкъдим ителде.
-
Балаларны яклау көне! 01.06.2020
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне! Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә.
БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте.
Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Жир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләрен бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз! Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын!
-
Соңгы кыңгырау чыңы! 28.05.2020
Мәктәп тормышында шатлыклы да, моңсу да булган вакыйгаларның берсе - Соңгы кыңгырау яңгырады. Бу елда аның тавышы аеруча да сагышлы булды, чөнки кыңгырау чыңына балаларның шат авазлары кушылмады. Шуңа да карамастан, 11 сыйныф укучылары әлеге бәйрәмне онлайн платформада матур һәм эчтәлекле итеп оештырдылар (бәйрәм язмасын биредә карый аласыз: https://youtu.be/AJ21bwRFVDo). 2019-2020 нче уку елында “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ның 11 нче сыйныфын 24 укучы, 9 классны 22 укучы тәмамлый. Ак юллар сезгә, чыгарылыш классы укучылары!
-
"ММСО - карта образовательных решений" 22.05.2020
Дирекция Московского международного салона образований (ММСО) приглашает педагогов всех уровней образования, а также старшеклассников образовательных учреждений принять участие в деловой программе второго этапа Салона "ММСО - карта образовательных решений", который пройдет с 28 по 30 мая 2020 года на digital платформе https://mmco-expo.ru .
-
Сайлап алу турлары 16.05.2020
Бүген, ягъни 16 май көнне, гимназия классларына кабул ителүнең онлайн туры үткәрелә. Тулырак мәгълүмат белән http://tbsh.org/admission сайтында таныша аласыз.
-
Фән һәм сәнгать фестивале 05.05.2020
Гимназия укучылары май бәйрәмнәрен дә файдалы һәм кызыклы итеп үткәрә: 5, 6, 7 май көннәрендә Айдар Рәсим улы җитәкчелегендә, укучылар һәм педагоглар катнашында фән һәм сәнгать фестивале үткәрелә. Кызыксынучылар өчен тулырак мәгълүматны биредән алырга мөмкин http://tbsh.org
-
Гимназия классларына рәхим итегез! 30.04.2020
Дуслар, кабул итү форматы үзгәрешләр кичерде:
1. Беренче тур онлайн - 16,17,31 майда.
2. Беренче чиратта tbsh.org/admission сайтына кереп теркәлергә кирәк. Теркәлергә ашык!
3. Үзеңне тикшереп кара. Узган елгы имтихан эшләрен эшләп карый аласыз.
4. Икенче турда июнь аенда көтәбез сезне!
Друзья, в порядке поступления 2020 есть небольшие изменения.
1. Набор в 2 этапа. 1 этап в онлайн формате - 16,17,31 мая.
2. В первую очередь нужно зарегистрироваться на нашем сайте tbsh.org/admission . Зарегистрироваться нужно сейчас!
3. Вы также можете испытать свои силы и выполнить экзаменационные задания прошлого года.
4. Ждем вас на втором туре в июне
Уңышлар! Удачи! -
Тәрбия чаралары онлайн! 10.04.2020
Укучыларның социаль активлыкларын да югалтмас өчен, дәресләр белән беррәттән тәрбия чаралары да онлайн платформалар аша оештырыла. Бүген, мәсьәлән, “Косманавтика” көненә багышлап, тәрбиячеләр тарафыннан викторина эшләү, кинофильмнар карау, фикер алышу оештырылды.