Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
8 март 07.03.2018

Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр!
Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.
Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп торсын.
Куркәм булсын иртәләр,
Бәхет китерсен көннәр,
Шатлыкка тулсын кичләр,
Ял-сихәт бирсен төннәр.Бәйрәмегез котлы булсын,
Көннәрегез якты торсын.
Шатлык, бәхет,сәләмәтлек,
Сезнең гомерлек юлдаш булсын. -
Куңелледә, күңелле гаилә бәйрәмнәре 07.03.2018

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары, тәрбияче апалары бүген әти-әниләр, дәү әни-әтиләр белән күңелле очрашу оештырдылар. "Гаилә бәйрәмендә" яңгыраган матур теләкләр, музыкальномерлар барлык килгән кунакларда бәйрәм кәефе тудырды. Әти-әниләр, дәү әти- дәү әниләр ү бәйрәмне күзәтеп кенә калмадылар, актив катнашып, барлык бәйгеләрдә балалар белән берлектә көч сынаштылар. Дәү-әниләр, дәү әтиләр тарафыннан яңгыраган матур теләкләр, рәхмәт сүзлзре бәйрәм кичшсен тагында бизәп, матурлатып җибәрде.
-
Гаилә бәйрәмнәре дәвам итә 06.03.2018

Бу көннәрдә бакчабыз көндә кунаклар кабул итте, бүген бакчабызда кунакта уртанчылар группасының әти-әниләре, дәү әниләре-дәү әтиләре булдылар.
Бәйрәм котлаулары, җырлар, биюләр, мәкальләр әйту, төрле уен-бәйгеләр-болар барысыда барлык кунакларның күңелләренә хуш килгәндер.
Ә әниләрнең кызлары белән бию башкаруы, өлкән буын вәкилләренең үзләренең тәрбия алымнары белән яшь әти-әниләрне таныштыруы, бирелгән төпле киңәшләре, бәйрәм котлаулары, очрашуны тагындә бизәп җибәрде. Йортсыз калган Бичураның кунакка килеп, үзенә яңа хуҗалар табуы да, күңелдә җылылык хисе тудырды.
-
Икенче кечкенәләр төркемендә кунаклар 05.03.2018

Бакчада гаилә бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген икенче кечкенәләр группасының әти-әниләре бәйрәмгә җыелдылар. Алар төрле бәйгеләрдә көч сынашып, балалар белән төрле биремнәр үтәп, шигырьләр, җырлар, биюләр карап, күңел ачып бәйрәм иттеләр. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле - балаларның нәни куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшыруы. Барлык әти-әниләр рәхәтләне п ял итеп, күңел ачып, өйләренә таралыштылар.
-
Иң кечкенәләрнен әти-әниләре бакчада кунакта 02.03.2018

Бүген иң кечкенә балаларыбызның әти-әниләре бакчада кунакта "Гаилә бәйрәмендә" булып киттеләр. Ясле һәм беренче кечкенәләр группалары балалары башкаруындагы матур җырлар, биюләр, оста итеп сөйләнгән шигырьләр бер кешене дә битараф калдырмады. Әтиләрне курчак-бәбиләрне төреп, әниләргә тапшыруы, әниләрнең бишек җырлары башкаруы, ата-аналарның уеннарда бер-берсе белән көч сынашу бәйрәмне тагын ямьләндереп җибәрде
-
Консультатив пункт тагын кунакларны кабул итте... 21.02.2018

Февраль аеның сонгы атнасында консультатив пункт үз эшчәнлеген дәвам итеп, әниләр һәм бәбиләрне “Кышкы урман аланына” кунакка чакырды.
Урман аланында әлегә балалар бакчасына йөрмәүче нәниләрне һәм аларның әниләрен “Аланда куяннар” җыры белән 4 зур “куян” каршы алды. Кунакларга маскалар таратылып, урман аланы әйтерсең лә куяннар белән тулды.Балаларның хәрәкәтләрен үстерү максатыннан бергәләп,нәниләр һәм әниләр төрле эчтәлектәге: “Кишер җыю”, “Кәрҗингә алма тутыру”, “Ак куянкай” җырлы уеннар уйнап, зур этне күзәтеп, кичерешләрен өстәл артында утырып манный ярмасы белән сурәткә төшерделәр.Эшчәнлек үз чиратында сабын куыгыннан “салют” очыру белән күңелле тәмамланды.
Әлбәттә, бу чакыруны кунакларыбыз һәрдаим көтеп алалар. Чөнки кечкенә балалар бакчага килгәнче күмәк уеннар аша гади аралашу күнекмәләрен үзләштерәләр, кул – бармак хәрәкәте координациясе үсешләре камилләшә, балалар бакчасына акрынлап ияләнү дә булып тора.
Чираттагы чарадан әниләр дә бик канәгать калып,үзләренең рәхмәт сүзләрен бакча коллективына җиткереп, өйләренә таралыштылар.
-
Яшел ут-2018 20.02.2018

Бүген "Яшел ут-2018" республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Барлыгы 54 эш каралып, бакчабызның югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Адгамова Кадрия Васимо кызының эш тәҗрибәсе буенча тупланган альбомы мактаулы I урынга, бакчабызның эшчәнлеге II урынга лаек дип табылды.
Кадрия Васимовна бәйгенең республика этабында катнашу өчен юллама алды.
Тәрбиячебезне җиңү яулавы белән котлыйбыз, алдагы этапта да җиңүгә ирешүен теләп калабыз!!!
-
"Кубок Надежды" 15.02.2018

Воспитанник подготовительной к школе группы Хасанов Раяз принял участие в детском шахматном турнире "Кубок Надежды" и был награжден Грамотой за творческие успехи в номинации "Мальчики 2010 года рождения и моложе".
Поздравляем Раяза и желаем успехов в следующих турнирах!!!
-
Родные истоки 13.02.2018

-
Сак булыгыз юлда нәни бала.... 06.02.2018

Бүген бакчабызда бик эчтәлекле һәм мөһим чара узды. Бакчабызга кунакка уртанчылар төркеменең әти-әниләре, абый-апалары һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт муниципаль учреждениесенең җитәкчесе Саетова Р.З килделәр. Тәрбияче Адгамова К.В., музыка җитәкчесе Басыйрова Ч.И җитәкчелегендә әзерләнгән күңел ачуда балалар,әти-әниләр, актив катнашып, үз белемнәрен тагында ныгыттылар. Чара барышында уздырылган юл куркынычсызлыгы дәрәсләрендә барлыкка килеп чыккан ситуацияләрен бергәләр чиштеләр, Рәсимә апа үткәргән тест сорауларына җавап эзләделәр, ә видеоязмада күрсәтелгән балалар катнашында булган юл фаҗигәләре очраклары бер кешене дә битараф калдырмады.
Ачык чараның азагында һәрвакыттагыча Сәетова Р.З ата-аналарга һәм балаларга үзенең кинәшләрен җиткерде, буклетлар таратты. Ә балаларны бигрәктә сөендергәне, әлбәттә, истәлеккә бирелгән кызыклы китаплар, өстәл уеннары булды. Балалар бачасы коллективы, тәрбиячеләредә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча актив эшчәнлек алып бару өчен Рәсимә апа
Чарада "Бердәм Россия" партиясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Исламова З.Г. катнашуы чараны тагында җанландырып җибәрде, балаларга бүләк итеп бирелгән СВЭ значокларын балалар шунда ук киеменәренә тагып куйдылар





