Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Без спортны яратабыз/Мы любим спорт 27.07.2018

Сәламәтлек атнасы уңаеннан бакчабызда төрле чаралар үткәрелде, бигрәк тә спорт уеннарына зур әхәмият бирелде. Малайлар велосипедларда, кызлар самокатларда үзләренең җитезлекләрен сынадылар һәм велосипедта йөрү кагыйдәлерен искә төшереп, ныгыттылар
-
“Бер күрешү – үзе бер гомер”/Увлекательная встреча 20.07.2018

Балалар бакчасында балаларның сөйләм телен үстерү, милли тәрбия бирү иң мөһим чараларның берсе булып тора. Бу максаттан балаларны үз яшьтәшләре белән генә түгел, үзләреннән кечерәкләр һәм өлкәннәр белән дә аралашу мөмкинлеген даими тудырабыз. Зурлар төркемнәре кечкенәләр өчен концерт, театрлар куйса , кечкенәләр исә төрле экскурсияләрдә, өлкәннәр белән төрле тематик очрашуларда аралашырга, танып белергә өйрәнә.
Шул максаттан 20 нче июль көнне, Вәҗиева Хәния җитәкләгән беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Шагалиев Самирның дәү әнисе белән күңелле очрашу булды. Балалар дәү әнине бик җылы кабул иттеләр. Алдан әзерләнгән чәй табыны артында дәү әни балаларны татар халкының милли ашлары белән таныштырды, әдәплелек кагыйдәләренә кагылышлы сорауларын да тәкъдим итте. Балалар да сорауларга кызыксынып җавап бирделәр.
Балалар өчен бу чарада өлкәннәргә карата хөрмәт уяту, ярату хисләре тәрбияләү дә максат итеп куелган иде.
-
Нәни дусларыбызда кунакта/В гостях у наших младших друзей 18.07.2018

Зурлар төркеме балалары бүген кечкенәләр төркемендә кунакта булдылар, алар нәни дусларын "Теремкәй" рус халык әкиятен кашык театры ярдәмендә күрсәтеп, сөендерделәр. Нәниләр үз чиратында апа-абыйларына үз сәләтләрен күрсәттеләр: шигырь-җырлар башкардылар. Очрашу бик күңелле узды.
-
Яңгыркаем яу,яу!/Дождик лей, лей! 11.07.2018

Уртанчылар төркеме балалары прогулка вакытында җәйге яңгырны күзәтеп, аның турында әйтем- мәкальләр, эндәшләр өйрәнделәр. Яңгырның файдалы, зыянлы яклары турында кызыклы әнгәмә кордылар
-
Күңелле җәй!/Веселое лето! 05.07.2018

Асфальтта рәсем ясау – бу бик күңелле һөнәр генә түгел, иҗатта һәм сабыйның тирә юньне өйрәнүдә белем дә алуы. Зурлар төркеме балалары белән дә безенең балалар бакчасында “Күңелле җәй” исемле, асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Балалар төрле хайваннар, салават күпере, кояш, чәчәкләр, кайбер балалар үзләренең үч төпләрен ясадылар. Соңыннан балалар үзләренең рәсемнәрен кызыксынып карадылар. Бу бәйге төрле матур җырлар, җырлы-уеннар, шигырьләр белән үрелеп барды.
-
Дус-тату яшик!!!/Давайте жить дружно! 02.07.2018

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбез эшең дә.
Халыкларның үзара мөнәсәбәте һәм милләтара килешеп яшәү - бүгенге көндә иң әһәмиятле темаларның берсе . Элек-электән аралашып яшәгән халыкларның мәдәниятен балаларга кечкенәдән үк сеңдерү - милли үзаң формалаштыруда, милләтара мөнәсәбәтләргә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләүдә беренчел шарт. Шуны күз уңында тотып безнең балалар бакчасында да "Дус-тату яшик" исемле чара үтте. Бу чарада зурлар төркеме балалары белән дуслык турында җырлар җырланды, уеннар уйналды һәм матур шигырьләр тыңланды. -
Эш сөючән булып үсәбез.../Растем трудолюбивыми... 29.06.2018

Уртанчылар төркеме участогында кызу эш өстендә: чуп утыйлар. Кечкенәләр зур абый -апаларын кызыксынып күзәтә
-
Футбол-безнең яраткан спорт уены/.Футбол-наша любимая спортивная игра! 25.06.2018

Илебездә Футбол буенча дөнья чемпионаты шаукамы безнең “Алтынчәч” балалар бакчасына да килеп җитте.Зурлар төркеме малайлары белән ике командага бүленеп футбол тибү ярышы уздырдык. Җанатарлар кызларыбыз һәр команда фаворитларына көч биреп исәп 2:1 бн “Очкын” командасы кубокка ия булды.
-
Күңелле Сабантуйлары/Веселый Сабантуй 17.06.2018

Бәйрәм булды, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйнадык әйлән-бәйлән.
Уйнап торды музыка,
Зур мәйдан шау-гөр килде.
Җырладык та, биедек тә,
Төрлебез төрле көйгә.
Без җырладык Сабантуйда
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушылды сайрап.Бакчабызның балалары дини киемнәр киеп, Сабантуй мәйданында һәм татар йөрты янында концерт номерлары белән районыбызның Сабантуй бәйрәмендә чыгыш ясадылар
-
Балалар бакчасының тәҗрибә участогында эш гөрли/ На опытном участке ДОУ кипит работа . 07.06.2018

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан балалар бакчасының тәҗрибә участогында елда яз-җәй эш гөрли. Бу елдада бу эш дәвам итте. Тәҗрибә участогында һәр төркем балалары, апалары белән берлектә үз яшенә туры килгән яшелчәләрне, бөртекле культураларны утыртып, җәй буена аларны карап, үсешен күзәтеп, көз көне уңышны җыеп алалар





