Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Паркта экскурсияда 14.12.2018

Кышкы паркка килдек,
Матур урыннар күрдек.
Тун кигән каен – уңда,
Ямь-яшел чыршы – сулда.
Кар бөртекләре оча,
Әйләнеп җирне коча.
Шундый рәхәт саф һава,
Тәңкә-тәңкә кар ява
-
Лабиринт төзедек/Снежные постройки 13.12.2018

Кар дип тормадылар, зурлар төркеме балалары уен мәйданчыклары буйлап җыйган кардан үзләренә лабиринт ясап куйдылар. Бу аларның гади генә уенга корылган хәзмәт нәтиҗәсе ...
-
Кар бүлмәдә нәрсә эшли/Волшебные превращения снега 12.12.2018

Беренче кечкенәләр төркемендә балаларга кышкы табигать турында белем бирү, кар бөртеге турында кузаллауларын фомалаштыру максатында эксперименталь эшчәнлек үтте. Балалар карны тотып карап, үзлекләрен ачыкладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Бу эшчәнлек барышында балалар карны ашарга ярамаганлыгына да төшенделәр. Соңыннан “Кар бөртеге” уенын уйнадылар.
-
Кыш бабай бүләкләре/Подарки Деда Мороза 07.12.2018

Яңа елга да күп калмады. Беренче кечкенәләр төркеме балалары да Кыш бабайны, Кар кызын зарыгып көтәләр. Көндә алар турында әңгәмәләр корып, сюжетлы рәсемнәр, мультфильмнар карап, алар турында тәрбияче апалары, әти-әниләре сөйләгәннәре аша танышалар. Бүген исә, Кыш бабай “җибәргән” бүләкне- Чыршыкайны, аның матур уенчыкларын күреп шатландылар. Гирлянда белән таныштылар. Балаларның шатлыклары чиксез булды. Чыршының энәләрен, уенчыкларны тотып карадылар. Аның янында түгәрәктә “Чыршыкай” җырын җырлап әйләнделәр. Шатлыклары әйтеп бетергесез булды.
-
Туган көннәр күңелле!/День рождения-веселый праздник! 05.12.2018

Беренче кечкенәләр группасында күңел ачу чарасы үтте . Н. Гаделнең, С. Азалиянең туган көннәрен билгеләп үтү максатыннан, группа тәрбиячеләре алдан ук әзерлек эшләрен алып бардылар. Ай дәвамында туган көнгә багышланган җырлы уенннар, туган көнгә котлау сүзләрен, күмәк биюләр хәрәкәтләрен, кызыклы уеннарны балаларга өйрәттеләр. Шуңа күрә дә күңел ачу чарасы бик күңелле үтте. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.Бу чарадан бик канәгать булып калдылар.
-
Туган як музеенда/В музее "Туган як" 27.11.2018

Бакчабызның уртанчылар төркеме балалары Актаныш "Туган як" музеена экскурсиягә бардылар.
Музей... Монда нәрсә генә юк! Музейдагы экспонатлар бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алганнар.
“Туган як” музеенда һәрбер әйбер бай тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.Музей балаларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган як тарихына, тормыш-көнкүрешенә кызыксыну, халыкның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт уятуга этәргеч булып тора. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә музейларны “җанлы тарих” дип йөртәләр. Музейның һәр бүлеге һәм андагы һәр экспонат, экскурсоводларның мавыктыргыч сөйләме бала күңеленә үтеп кереп, тирән эз калдыра. Музей эшчәнлеге аша балалар күңелендә туган якты хисләр, һичшиксез, аларны чын патриотлар итә.
-
Районно-методическое объединение заведующих ДОУ района /Балалар бакчалары мөдирләренең район-методик берләшмә утырышы яңалыклары 23.11.2018

Сегодня на базе нашего ДОУ состоялось заседание районно-методического объединения заведующих ДОУ района на тему «Перспективы развития современного детского сада в условиях постоянных изменений». В рамках заседания воспитатели нашего ДОУ поделились опытом работы на тему"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган ил тошенчәсен формалаштыру” (Вазиева Х.М.), показали ОД во второй младшей группе «Әниемә бүләк"(Насыйрова Г.Р.), ОД в средней группе “Минем гаилә”, (Садртдинова Ф. И.), тематический утренник “Теләк тели әбиләр...”, (Адгамова К. В., Басыйрова Ч. И.), мастер – класс “Үрнәк гаилә”(Гаянова Э.М.)
-
Кызыклы тәҗрибәләр/Экспериментируем.... 22.11.2018

Тәрбияче Галимова Рима Николай кызы ясле төркеме балалары белән тирә-юньне күзәтүне экспериментлар ясап карау эшчәнлеге аша дәвам итә. Балалар бик кызыксынучан. Ниһаять быелгы карны күзәтү, үзлекләрен өйрәнү бәхетенә дә ирештеләр. Бүлмәгә алып кергән карны тотып карап кына калмадылар, ә инде аның эрегәнен көтеп уенчык үрдәкне йөздерергә дә өлгерделәр.
-
"Джалиловские чтения"/Җәлил укулары 19.11.2018

Сегодня в центре детского творчества состоялся муниципальный этап I международного литературного конкурса чтецов "Джалиловские чтения". Целью данного мероприятия было формирования интереса к художественному слову, развития умения чувствовать красоту и выразительность поэтического слова, продвижения, сохранения и поддержки татарского языка и культуры в регионах РФ и за рубежом,популяризации творческого наследия М. Джалиля, повышения интереса к творчеству великого поэта, привлечения молодого и юного поколения к народным традициям,создания условий для творческой самореализации, выявления талантливых чтецов, предоставления им возможности для самовыражения,создания условий для повышения художественного и исполнительского мастерства, воспитания положительного эмоционального отношения к литературным поэтическим произведениям. Воспитанники ДОУ района участвовали в конкурсе в следующих номинациях: М. Джалиль на татарском; М. Джалиль на русском; М. Джалиль на языках мира; О Джалиле; Молодые Джалиловцы.
Воспитанники нашего ДОУ(Динара И., Мери М., Радмир Ф., Эльвина Г., Румия И., Ильсана М.) приняли активное участие в конкурсе. И.Динара (старшая группа) заняла почетное второе место в номинации "М .Джалиль на татарском", М. Мери - стала победителем в номинации "М.Джалиль на языках мира". Поздравляем!!!
-
Кызыклы экскурсия/ Экскурсия в школьную библиотеку 19.11.2018

16 ноябрь көнне мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары 2 нче санлы мәктәп китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Балаларны шат күңел белән китапханә җитәкчесе Хамидуллина Гөлназ Раффаковна каршы алды. Балалар китапхәнәдәге күргәзмәләрне зур кызыксыну белән карадылар. Гөлназ Раффаковна балаларны китапларның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, китаплар белән сакчыл эш итәргә кирәк икәнлеген искәртте. Балаларда экскурсия зур тәэсиләр калдырды.





