Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Ачык ишекләр атналыгы
23.04.2018
Хөрмәтле әти-әниләр!
Балаларыгызның ел дәвамында нинди белем-күнекмәләр үзләштергәне, яшьтәшләре, өлкәннәр белән аралашу белүе , коллективта үз-үзен тотышы, балалар бакчасының балаларны мәктәпкә нинди дәрәҗәдә әзерләве белән танышасыгыз килсә, Сезне 23 апрель - 28 апрель аралыгында Ачык ишекләр атналыгында көтеп калабыз!
-
Театр яктылыкка, нурга илтә 20.04.2018

Бакчабызның балалар театр коллективы район күләмендә узган "Театр яктылыкка, нурга илтә" бәйгесендә катнашып, мактаулы III урын яулады.
-
Мәктәпкә экскурсия 18.04.2018

17 апрель көнне мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбияче Галимова Рима Николай кызы җитәкчелегендә 2-нче мәктәпкә экскурсияга бардылар. Балаларны мәктәптә кызыклы очрашулар, мәктәп кабинетлары, библиотекадагы китаплар дөньясы белән танышу, библиотекарь Гөлназ апалары белән кызыклы әңгәмә, Тукай әсәрләре буенча сәяхәт, физкультура дәресендә катнашу кебек кызыклы чаралар каршы алды.. Мәктәп тормышы белән якыннан танышу максатыннан уздырылган бу экскурсия балаларның укырга бару теләген тагы да арттырды.
-
"ЯШЕЛ УТ - 2018" 16.04.2018

Бакчабыз коллективы "Яшел ут" бәйгесенең муниципаль этабында 2 урын яулап, Яр Чаллы территориаль идәрәсенең Актаныш районындагы "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең җитәкчесе Саетова Р.З.тарафыннан кубок һәм балалар велосипеды белән бүләкләнде.
Җиңүче исемен яулаган тәрбиячебез Адгамова К.В., истәлекле бүләккә һәм грамота ия булды.
-
Рус теле тәрбиячеләренең район методик берләшмәсенең утырышы 12.04.2018

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасы базасында рус теле тәрбиячеләренең чираттагы район методик берләшмә утырышы узды. "Балаларның сүзлек запасын баетуда театральләшкән уеннар" темасында узган утырышка икенче кечкенәләр-уртанчылар төркеме балалары һәм ата-аналары (тәрбияче Максутова Л.Р., музыка белгечләре Мирзиева А.Ф., Шарипова Л.Ф җитәкчелегендә) "Курочка Ряба на новый лад", зурлар төркеме балалары (тәрбияче Закирова Ф.У. музыка белгечләре Мирзиева А.Ф., Шарипова Л.Фҗитәкчелегендә) - "Колобок на новый лад", мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбияче Агълямова Ф.Н.музыкабелгечләре Мирзиева А.Ф., Шарипова Л.Ф җитәкчелегендә "Теремок на новый лад" рус халык әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Каралган чаралар хезмәттәшләр, җитәкчеләр тарафыннан уңай бәяләнде.
-
Район мәдәният йорты сәхнәсендә "Алтынчәчләр" 10.04.2018

Кичә бакчабызның театр коллективы Р.Хөсәенованың "Табылдык" исемле моңсу комедиясен район тамашачысын игътибарына тәкъдим итте.
Райондашлар спектакльне бик җылы кабул итеп, алкышларга күмделәр.
-
Тәрбиячебез - җиңүче!!! 09.04.2018

Тәрбиячебез Әдһәмова Кадрия Вәсим кызы Мамадыш шәһәрендә узган "Яшел ут -2018" республика бәйгесенең финалында катнашып, җиңү яулап кайтты.
Әфәрин, Кадрия Васимовна!!!
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 09.04.2018

Балаларның күмәк иҗади эшчәнлектә сәләтләрен үстерү, үсеп килүче буынны театр сәнгатенә тарту , балаларга әхлак , патриотик, эстетик тәрбия бирү максатыннан районда "Театр яктылыкка, нурга илтә" исемле бәйге игълан ителгән иде. Бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары, тәрбияче Насыйрова Г.Р., музыка белгече Басыйрова Ч.И. җитәкчелегендә, "Казлар -аккошлар" рус халык әкияте белән бәйгедә катнашып, жюри тарафыннан уңай бәяләнделәр
-
"Табылдык"
06.04.2018
Хөрмәтле эти-әниләр, сайтыбыз кунаклары!!!
Сезне 9 апрель көнне 19 сәгатьтә район мәдәният йортында бакчабызның драма коллективы тарафыннан әзерләнгән "Табылдык" (Р.Хөсәенова)моңсу комедиясен карарга чакырабыз.
-
"ЯШЕЛ УТ-2018" республика бәйгесе яңалыклары 05.04.2018

5 март көнне Мамадыш шәһәренедә "Яшел ут-2018" республика бәйгесенең финалы узды.Бәйгедә муниципаль һәм республика турының беренче этабында җиңү яулаган тәрбиячеләр катнашты. Лаеш, Саба, Тәтеш, Кукмара,Менделеевск, Казан, Бөгелмә, Әлмәт шәһәре тәрбиячеләре белән бер рәттән безнең тәрбиячебез Адгамова Кадрия Васим кызыда көч сынашты.
Бәйге нәтиҗәләре 6 апрель көнне игълан ителәчәк.
Тәрбиячебезгә уңышлар телибез!!!





