Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Зур бүләк/Поздравляем с наградой 09.11.2018

Младший воспитатель нашего ДОУ, член народной дружины Актанышского района РТ Халилова Лилия Салаватовна участвовала в торжественных мероприятиях , приуроченных ко Дню сотрудников органов внутренних дел Российской Федерации . В ходе данного мероприятия Лилия Салаватовна за активное участие в охране общественного порядка на территории села Актаныш и района была награждена Почетной грамотой МВД России по Актанышскому району . Поздравляем!!!
-
Янгын сүндерүчеләрдә кунакта/В гостях у сотрудников пожарной части с. Актаныш 07.11.2018

Саклана белсәң, ут – дус ул, игътибарсыз булсаң дошманга да әверелә. Шушыңа төшенер өчен бүген “Алтынчәч” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары апалары Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы һәм Халилова Лилия Салават кызы белән Актаныш янгын сүндерү депосына экскурсияга бардылар. Янгын сүндерүчеләр балаларны янгын вак ытында кулланыла торган корылмалар белән таныштырдылар, бу һөнәрнең кирәклеге турында аңлаттылар. Янгын сүндерүче һөнәре җиңелләрдән түгел, экстремаль шартларда башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен үз тормышыңны куркыныч астына куеп эшләү зур җаваплылык сорый ул.
Әйдәгез, табигатьне, матур бай урманнарыбызны, йорт-җирләребезне һәм гомеребезне саклыйк! Янгын сигналлары сирәгрәк яңгырасын иде.
Янгын чыгу – куркыныч хәл,
Шуңа без бик сак булыйк.
Бакчадагы апаларның
Сүзләрен һәрчак тыңлыйк.
Шырпы белән уйнамыйк без,
Утка якын бармыйк без.
Әтиләрне-әниләрне
Хәсрәткә салмыйк без.
Өлкәннәр борчылмасыннар,
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
Кызыл әтәч беркайчан да
Безнең янга килмәсен.
-
Көз бәйрәме/Осенний праздник
23.10.2018
Җирдә сары яфрак,
Көз килүнең билгесе.
Сары яфрак-көз чибәрнең
Төшеп калган билгесе.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Шайхулова Әминә Галимардан кызы, музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы белән берлектә "Гали, Вәли һәм яшелчәләр" исемле көз бәйрәме үткәрделәр.Балалар бәйрәм барышында Гали белән Вәли исемле малайларга яшелчәләрнед файдалы икәнлеген расладылар, төрде уеннар уйнап, Көз кызы белән җырлар, биюләр башкарып бик күңелле бәйрәм иттеләр.
-
Кошлар озатабыз/Провожаем птиц 22.10.2018

Кошларны җылы якларга озату бәйрәмен үткәрү бакчабызның традициясенә әверелде. Бу уку елында бу бәйрәмне уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре Садртдинова Флүрә Ибатулла кызы, музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы)җитәкчелегендә уздырдылар. Кызыклы геройлар һәм балалар катнашында узган әлеге бәйрәм чарасын башка төркем балалары зур кызыксыну белән күзәттеләр. Матур шигырьләр, күңелле җыр-биюләрдән бәйрәм залы гөрләп торды. Балалар кошларга матур теләкләрен җиткерделәр һәм кабат яз көне очрашуга тикле дип саубуллаштылар
-
"Лачын" боз спорт сараенда/ В ледовом дворце "Лачын" 17.10.2018

Менә ул без көткән көн килеп тә җитте! Уңайлы автобус безне "Лачын" Боз сарае янына китерде. Бер сәгать дәвамында без бу бина, аның эшчеләре белән якыннан таныштык. Биредәге чисталык, яхшы мөнәсәбәт күңелебезгә хуш килде. Гомумән, бүгенге көн бик күңелле, шул ук вакытта файдалы да үтте.
-
Яшь футболчылар/Юные футболисты 11.10.2018

Әле күптән түгел генә футбол буенча дөнья чемпионатында җан атып, Россия командасының беренче уеннарда ук төшеп калуына көендек, яхшы уйнаучы командаларга кызыгып та, сокланып та карадык. “Ни өчен безнең команда начар уйнады?” — дигән сорауга: “Футболчылары яхшы иде, тик команда булып уйный алмадылар”, — дигән җавапны да ишетергә туры килде. Ә менә безнең балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бердәм команда булып шушы көннәрдә үзәк стадионында кызлары да малайлары да рәхәтләнеп туп типтеләр. Футбол чыдамлык белән мускулны гына түгел, ә хәтта характерны, фикерләүне һәм коллектив белән сүзсез генә уртак тел табарга өйрәтә. Ясалма үлән җәелгән заманча яңа кырда балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп уйнар, вакытларын бушка уздырмыйча, үзләрен физик яктан камилләштерер, дип ышанасы килә.
-
Спортны яратабыз 09.10.2018

Асылова Д.М.: Бугенге экскурсиябезне Актанышыбызның стадионында уеннарга багышладык. “Кем тизрәк?” эстафетасы балаларда җитезлек, кыюлык, бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбияли.ерак, якын дистанциягә йөгерү шулай ук сау-сәламәт булырга өнди. Балалар спортны яратырга, һәрвакыт физкультура белән шөгыльләнергә кирәклеге турында тагын бер кат инандылар.
-
Сәламәтлекне кайгыртып/С заботой о здоровье 08.10.2018

Сентябрь аенда булып узган ата-аналар җыелышында ясле төркеме тәрбиячесе Галимова Р. Н. балаларның сәламәтлеген кайгырту өстендә эшләнәсе эшләрне искәртеп үткән иде. Бер ай да узмады әти-әниләр дәррау кубып хәрәкәт үстерүгә төсле кечкенә туплар, кулдан эшләп төсле флажоклар һәм сәламәтлек сукмагы өчен җиһазлар алып килделәр. Әлеге кулланмалар булгач,балалар бик теләп гимнастикага тартыла башлады. Йокыдан торгач, әти-әниләре ясаган сәламәтлек сукмагыннан узу балаларның күңелен дә күтәрә, аютабанлылыкны да кисәтә.
-
День Учителя
04.10.2018
В Актанышском дворце культуры прошел праздник, посвященный Всемирному Дню учителя.
Мероприятие стало добрым праздником, на котором педагоги района смогли отдохнуть от суетыповседневных будней, пообщаться друг с другом в неформальной, дружеской атмосфере. В празднично оформленном зале собрались ветераны, работники образовательных учреждений района. Глава района Энгель Навапович выразил педагогам искренние слова благодарности и признательности за верность профессиональному долгу, пожелал крепкого здоровья, счастья, семейного благополучия, оптимизма и больших творческих успехов в нелегком труде. Концертные номера чередовались с позравлениями, чествованием педагогов, награждаемых ведомственными наградами. Среди награждаемых были и педагоги нашего ДОУ, так Вазиева Хания Минзяновна была награждена Почетной грамотой Министерства образования и науки РТ, Шайхулова Амина Галимардановна удостоена чествования как призер муниципального этапа республиканского конкурса "Воспитатель года -2018"
-
Өлкәннәребез бездә кунакта/День Пожилых в ДОУ 02.10.2018

Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Өлкәннәр килде бакчага
Атлап кояшлы юлдан.
Чынлап та, үтә дә матур, кояшлы көнне бакчабызга өлкән хезмәткәрләребез килде.
Бәйрәм уңаеннан өлкәннәргә нәниләр тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты һәм зурлар төркеме тарафыннан "Әбигә бәлеш пешерик" исемле театраль тамаша күрсәтелде.
Бакчабыз мөдире Альфира Максутовна хезмәткәрләребезне ихлас котлап, сафлар ишәя баруына сөенүен белдерде, үзенең һәм коллективның изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм тамашасы шулай ук, уеннар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез дә үз чиратында узара котлашып, ихлас теләкләрен, рәхмәтләрен әйттеләр.
Бәйрәм табын артында чәй эчү белән дәвам итте.





