Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Батарейкалар көне / День батареек 18.02.2022
Бүген, 18 февраль - Бөтендөнья батарейкалар көне буларак билгеләп үтелә! Бүген төркемнәрдә тәрбиячеләр балалар белән кеше яшәешен җиңеләйткән әлеге батарейкалар турында сөйләште.
-
Котлыйбыз! / Поздравляем! 17.02.2022
Бакчабызның нәни йолдызы Бәдертдинова Иделия IV Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесендә катнашты. 42 мең катнашучы арасында ул финалга үтеп 3 урын яулады. Котлыйбыз!
Җитәкчесе: Бәдертдинова И.Р.
-
Бөек исемнәр / Великие имена 15.02.2022
Таң атканда авыл урамыннан
Җырлап кайта егет солтаны.
Күп егетләр арасыннан халкым
Танып алды үзенең Илһамын.
Әйе, һәм кеше үз милләтенең шундый олы шәхесләрен белергә, алар белән горурланып яшәргә тиеш. Бүген Илһам Шакировның туган көне. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Илһам Шакировның тормыш юлы белән таныштылар, ул башкарган җырларны искә төшерделәр.
-
Муса Җәлил туган көне / День рождения Мусы Джалиля 15.02.2022
Әлифбадан укып беләм Муса Җәлил турында.
Фашистлар белән көрәшкән дошманның үз толында.
Бүген шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Аның иҗатын өйрәнү бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Балалар белән Җәлил шигырьләренә язылган җырлар, җырлы уеннар өйрәнү яраткан шагыйребезгә хөрмәтне тагын да арттыра. Бүген бакчабызда балалар белән Муса Җәлил әсәрләрен укыдык, иҗаты һәм тормышы белән таныштык, алдан өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләдек.
-
Экологик сукмак буйлап / По экологическим тропам 13.02.2022
Хәзерге заманның төп проблемаларының берсе булып экологик проблема тора. Әлеге проблема безне дә битараф калдырмый. Чүпне сортлап ыргыту экологияне коткара алмаса да, шактый гына зыянны киметә ала. Бүген 2 кечкенәләр төркемендә шул хакта сөйләштеләр.
-
"Россия чаңгы юлы 2022" / "Лыжня России 2022" 12.02.2022
Бакчабыз активистлары үз көчләрен чаңгы юлында сынады!
-
"Россия чаңгы юлы 2022" / "Лыжня России 2022" 11.02.2022
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
Бүген "Бүләк" чаңгы базасында "Татарстан чаңгы юллары - 2022" ярышы узды. Бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары уңышлы чыгыш ясап кайтты!
-
Теш табиблары көне / День стоматолога 09.02.2022
9 февраль Халыкара теш табиблары көне буларак билгеләп үтелә. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы белән шул һөнәр иясе турында белемнәрен ныгыттылар.
-
Россия, алга! / Россия, вперед! 09.02.2022
Бакчабызның уртанчылар төркеме балалары, Кышкы Олимпиа уеннарында ярышучы Рәсәй спортчылары көч өстәп, #Пекин2022 акциясенә кушылдылар! Спортчыларыбызга сәламәтлек һәм уңышлар телибез!
-
Патриотик тәрбия / Патриотическое воспитание 07.02.2022
1992 елның 7 феврале - Татарстан Республикасы гербы кабул ителгән көн! Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тематик рәсемнәр ясады, тәрбияче Ардуанова Гөлчәчәк Тимерьан кызы балаларга кызыклы мәгълумат җиткерде.