Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
"Якты кояш нурында" 03.03.2023
Буген 1 кечкенәләр төркеме балалары, тәрбияче Ганиева Эльвира Илгиз кызы белән, әниләрне котлап, бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. Кунакка Кояшкай, Яз кыз һәм Әтәчкәй килгән иде. Бәйрәм күңелле, эчтәлекле булды, балаларга һәм әниләргә бик ошады.
Сегодня дети 1 младшей группы вместе с воспитателем Ганиевой Эльвирой Ильгизовной поздравили мам с предстоящим праздником и показали праздничное утро. В гости пришли Солнышко, Девочка весна и Петух. Праздник был веселым, насыщенным, очень понравился детям и мамам.
-
Татарстан Республикасы яшьләр экология "Будет чисто!" хәрәкәте вәкилләре белән очрашу " / Встреча с представителями Молодежного экологического движения РТ «Будет чисто!» 03.03.2023
Буген, 3 март көнне, балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Галимова Ләйлә Назыйр кызы белән берлектә Татарстан Республикасы яшьләр экология "Будет чисто!" хәрәкәте вәкилләре белән очрашу булып узды. Яр Чаллы дәүләт педагогия көллиятеннән килгән " Будет чисто!" экоактивистлары балаларга экодәрес күрсәттеләр. Ә мәктәпкә әзерлек төркеме, тәрбияче Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы һәм музыка җитәкчесе Бәдертдинова Ирина Ригель кызы белән берлектә "Урманны саклыйк!" дип исемләнгән әкият куйдылар. Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Ахырда балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бердәм эшчәнлек киләчәктә дә дәвамлы булсын!
Сегодня, 3 марта, в детском саду была встреча с ведущим специалистом Прикамского территориального управления Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан Галимовой Л. Н. совместно с представителями Молодёжного экологического движения РТ "Будет чисто!". Из Набережночелнинского государственного педагогического колледжа экоактивисты "Будет чисто!" провели детям экоурок. А подготовительная группа с воспитателем Арслановой Гульназ Мирзануровной и музыкальным руководителем Бадертдиновой Ириной Ригельевной показали им сказку "Сохраним лес!". Встреча была интересной и увлекательной. В завершении ребятам были вручены памятные подарки. Пусть совместная деятельность продолжится и в будущим!
-
Бөтендөнья мәчеләр көне/ Всемирный день кошек 01.03.2023
1 март-язның беренче көне генә түгел, ә искиткеч бәйрәм – Бөтендөнья мәчеләр көне дә. Россиядә 1 март көнне Халыкара мәчеләр көне билгеләп үтелә. Тәрбияче Галиева Айгөл Ришат кызы белән уртанчылар төркемдә, бу көн яраткан мәчеләргә багышланды. Балалар бу бәйрәмне бик теләп үткәрделәр: бәйрәм белән таныштылар, кешеләргә уңай эмоцияләр бирә торган йорт хайваннары турында сөйләштеләр. Балалар «эстетик ләззәт» тән тыш, мәчеләрнең кешеләр өчен файдалы эшләр башкаруларын да белделәр: кимерүчеләрне бик яхшы юк итәләр, кайбер авыруларны дәвалыйлар. Ә соңыннан "Мәчеләр һәм тычканнар», «Чыпчыклар һәм мәче», «Мәчене ата" кебек уеннар балаларның эмоциональ яктан тулыландырды.
1 Марта – это не только первый день весны, но и замечательный праздник – Всемирный день кошек. В России 1 марта отмечается Международный день кошек. В средней группе, с воспитателем Галиевой Айгуль Ришатовной, этот день был посвящен любимым кошкам. Воспитанники группы с удовольствием отметили этот праздник: познакомились с праздником, побеседовали о домашних животных кошках, которые дарят море позитивных эмоций людям. Дети узнали о том, что помимо «эстетического удовольствия» кошки выполняют ряд полезных для человека функций: они отлично истребляют грызунов, лечат некоторые заболевания. Подвижные игры: «Кошки и мыши», «Воробушки и кот», «Назови котенка» дополнили детские впечатления.
-
Файдалы очрашу / Полезная встреча 01.03.2023
Шәхси куркынычсызлык күнекмәләрен укыту һәрвакыт бик актуаль. Бу максаттан безнең балалар бакчасында гәдаттән тыш хәлләр министырлыгы хезмәткәре белән профилактик очрашу узды. Аның төп максаты куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү, экстремаль ситуацияләрне булдырмау һәм балаларны сак булырга өйрәтү иде. Бүген безгә кунакка Актаныш янгын часте 103, начальнигы урынбасары Зарипов Мияссәр Әхмәдгали улы килде.
Обучение навыкам личной безопасности всегда очень актуально. С этой целью в детском саду прошла профилактическая встреча с сотрудником МЧС, главной целью которой было обучение подрастающего поколения правилам безопасного поведения, предотвратить возможные экстремальные ситуации и научить детей осторожности. Сегодня гости к нашим пришел заместитель начальника Актанышской пожарной части 103, Зарипов Мияссар Ахмадгалиевич.
-
Шахматчы кызыбыз - балалар бакчасы горурлыгы! 28.02.2023
Шахмат уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар. Шахмат уены балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Безнең, мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче, Ибрагимова Әминәбезнең дә XI Бавлы региональ шахмат турнирында чираттагы җиңүе. Әфәрин Әминә! Алдагы ярышларыңда да зур үрләр яуларга язсын!
Главное значение игры в шахматы-способствовать развитию интеллектуальных способностей человека. Игра в шахматы не только повышает умственные способности детей, но и развивает их творческие способности. Многие дети становятся очень беспокойными, играя в шахматы, они учатся вести себя спокойно, вдумчиво решать сложные задачи. Слежение за шагами соперника, умение предвидеть его шаги также повышают у детей чувствительность, учат быть внимательными. Очередная победа, в XI Бавлинском региональном шахматном турнире, нашей воспитанницы подготовительной группы Ибрагимовой Амины. Молодец, Амина! Пусть и в дальнейших соревнованиях будут достигнуты большие успехи!
-
Ватанны саклаучылар көненә спорт бәйрәме 22.02.2023
22 февральдә мәктәпкә әзерлек төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Кыю егетләр»дигән спорт бәйрәме узды. Әтиләр, малайлар командаларга буленеп көч сынаштылар. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм уен формасында узды һәм төрле эстафеталар белән үрелеп барды . Балалар гына түгел, әтиләрдә зур активлык күрсәттеләр, бер-берсенә яхшы кәеф, аралашу шатлыгы һәм елмаю бүләк иттеләр. Нинди җитез, чыдам, кыю булуларын күрсәттеләр. Һәм кадерле этиләренә, бабайларына бүләккә балалар үз куллары белән ясалган открыткалар тапшырдылар.
22 февраля в подготовительной группе прошел спортивный праздник, посвященный Дню защитника Отечества «Смелые ребята». Папы, мальчики соревновались. Дети пели песни, танцевали и с выражением читали стихотворения. Праздник проходил в форме игры и состоял из различных эстафет. Не только дети, но и папы проявили большую активность, подарили друг другу хорошее настроение, радость общения и улыбки, показали какие они ловкие, выносливые, смелые. А в подарок дорогим своим дедушкам и папам дети вручили открытки , изготовленную своими руками.
-
День рождение Агнии Барто 17.02.2023
Буген, 17 нче февральдә, зурлар төркеме балалары, тәрбияче Мансурова Эльвира Ринат кызы белән, русс совет балалар шагыйре, язучысы Агния Бартоның туган көнен билгеләп үттеләр. Балалар Агния Барто шигырьләрен яттан сөйләделәр, викторинада катнаштылар, “Серле капчык” уенын уйнадылар. Агния Барто әсәрләре, балаларда, тормышка, хезмәткә, табигатькә карата мәхәббәт һәм кайгырту тәрбияли, шуның белән мәктәпкәчә яшьтәге баланың социаль тәҗрибәсен һәм хезмәт эшчәнлеген үстерә.
Сегодня, 17 февраля, дети старшей группы, вместе с воспитателем Мансуровой Эльвирой Ринатовной, отметили День рождения русского советского детского поэта и писателя Агнии Барто. Дети читали наизусть стихи Агнии Барто, приняли участие в викторине, поиграли в игру “Волшебный мешочек”. Произведения Агнии Барто воспитывают в детях любовь и заботу о жизни, труде, природе, тем самым развивая социальный опыт и трудовую деятельность дошкольника.
-
Экологик спектакль "Могҗизалы урман" 15.02.2023
Инде ничә ел безнең балалар табигатьне саклаучылар булып торалар. Балаларның табигатькә дөрес карашы: үсемлекләр дөньясы, бөҗәкләр, хайваннар дөньясы белән тыгыз элемтәдә торганда һәм аралашканда гына формалашырга мөмкин. Табигатьне һәм табигый күренешләрне күзәтү балаларда һәрвакыт эмоциональ хисләр һәм уйлар тудыра. Шуңа күрә, буген 15 нче февраль көнне, “Могҗизалы урман" дип исемләнгән экологик спектакле белән "Бала" театр -студиясе чакырылды. Спектакль барышында балалар экологик культура буенча кирәкле белемнәр алдылар һәм аларны кызыклы уеннар ярдәмендә ныгыттылар.
На протяжении 2-3 лет дети нашего детского сада являются хранителями природы. Правильное отношение детей к природе может сформироваться только при тесном взаимодействии и общении с миром растений, насекомых, животных. Наблюдение за природой и природными явлениями всегда вызывает у детей эмоциональные чувства и мысли. Поэтому сегодня, 15 февраля, с экологическим спектаклем “Чудесный лес" был приглашен театр-студия "Бала". В ходе спектакля дети получили необходимые знания по экологической культуре и закрепили их с помощью увлекательных игр.
-
Шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге / Первенство Республики Татарстан по шахматам 08.02.2023
5 февральдә, 9 яшькә кадәр,малайлар һәм кызлар арасында, шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Ярышлар РСШОР Р. Г. Нәҗметдинова да узды. Турнирда 130 яшь шахматчы катнашты. Шулар арасында безнең мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче Ибрагимова Әминәбездә уңышлы чыгыш ясап, авыллар арасында 3 нче урынны яулады. Әфәрин, котлыйбыз Әминәбезне! Киләчәктәдә зур үрләргә ирешсен!
5 февраля завершилось Первенство Республики Татарстан по шахматам среди мальчиков и девочек до 9 лет. Соревнования проходили в РСШОР им.Р.Г.Нежметдинова. В турнире приняли участие 130 юных шахматистов. Среди них успешно выступила наша воспитанница подготовительной группы, Ибрагимова Амина, которая заняла 3-е место среди сельских шахматисток. Молодец, поздравляем Амину! Пусть в будущем она достигнет ещё больших высот!
-
7 февраль — Татарстан гербы көне. 07.02.2023
Бүген, 7 нче февраль — республикабыз өчен аеруча әһәмиятле көн — Татарстан Республикасы гербы көне. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбиячебез Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы, балалар белән, Татарстан гербы турында әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар шулай ук гербны пазллардан җыйды, рәсемен ясады.
Балалар, Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык һәм тынычлык кебек әхлакый кыйммәтләрне күзаллавында төшенде. Үз туган илебездә бербөтен булып, иминлектә яшәргә насыйп булсын!
Сегодня, 7 февраля, в нашей республике отмечается День герба Республики Татарстан. В связи с этим, в подготовительной группе, воспитатель Арсланова Гульназ Мирзануровна провела беседу с детьми о гербе Татарстана. В ходе мероприятия дети также собрали герб из пазлов, нарисовали его. Ребята поняли, что герб Татарстана представляет такие нравственные ценности, как добро, справедливость, благополучие граждан, дружба и мир между народами.
Пусть в нашей родной стране мы будем жить в мире и согласии!