Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Игелекле капкачлар" / "Добрые крышечки" 04.04.2022
Бакчабыз коллективы ата-аналар белән берлектә Рәсәйкүләм экологик-хәйрия волонтерлык "Игелекле капкачлар" проектында катнашты. Проектның максаты: тирә-якны чиста тоту һәм балаларга экологик тәрбия бирү. Әлеге проект "Игелекле капкачлар" иҗтимагый хәрәкәте һәм "Ятим балаларга волонтерлар ярдәме" Хәйрия фонды белән берлектә оештырылды.
-
Корней Чуковскийда кунакта / В гостях у Корнея Чуковского 24.03.2022
Бүген Актаныш үзәкләштерелгән китапханәсе тарафыннан уздырылган "Корнейда кунакта" шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә кечкенә йолдызыбыз Халиуллина Диляра "Мойдодыр" шигырен тәкъдим итте. Аның чыгышы уңай бәяләнде. Тамашачылар алкышларга күмде! Афәрин, Диляра!
Җитәкчесе: Мансурова Э.Р.
-
Халыкара Урман көне! / Международный день леса! 21.03.2022
21 март Халыкара Урман көне буларак билгеләп үтелә! Шул уңайдан бүген безнең балалар бакчасында Актаныш "Урманчылык" җитәкчесе Әхмәтгалиев Әгъзәп һәм аның ярдәмчесе Гарипов Расих белән очрашу узды. Кунакларыбыз ата-аналар белән балалар тарафыннан эшләнгән "Сыерчыкка йорт ясыйм" кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, кош оясы ясауда үзләренең төпле киңәшләрен бирделәр. Иң истә калганы: кунаклар балаларга урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кат-кат искәртеп "Урманда янгын чыгармыйк" белешмәлекләрен тараттылар.
-
Бүләкләнделәр/ Награждены 11.03.2022
Республикакүләм! Яшел ут-2022" бәйгесенең район этабында бакчабыз 3 урын яулады, ә бакчабызның 1 квалификацион категорияле тәрбияче Габдрахманова Эльмира Ришат кызы 1 урын яулады. Ул төзегән 2 кечкенәләр төркеме балалары өчен эш дәфтәре һәм альбомы Республика этабына җибәрелде. Уҗышлар телибез!
-
"Созвездие-Йолдызлык 2022" конкурсы 04.03.2022
Бүген районкүләм "Созвездие-Йолдызлык 2022" бәйгесенең Гала-концерты узды. Балаларыбызның чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде:
1 урын - парлы бию "Тарантелла" Бадертдинова И., Шаймиева Э.
2 урын - ялгыз җыр, Шакирова А.
2 урын - татар биюе
2 урын - эстрада биюе
2 урын - нәфис сүз, Халиуллина Д.
3 урын - ялгыз җыр, Бадертдинова И.
3 урын - вокал ансамбль
3 урын - инструменталь ансамбль
Гомуми нәтиҗә - 2 урын!
Бәйгегә балаларны әзерләгән педагогларга, ярдәм күрсәткән ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен театр аша ныгытабыз 01.03.2022
Бүген бакчабызның уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары Яр Чаллы шәһәреннән килгән "Калейдоскоп" театрын тамаша кылдылар һәм юл йөрү кагыйдәләре, урамда үз-үзеңне тоту культурасы турында белем-күнекмәләрен ныгыттылар.
-
"Яшел ут 2022!" / "Зеленый огонкек 2022!" 28.02.2022
Республикакүләм "Яшел ут - 2022" бәйгесенең район этабында бакчабыз 3 урын яулады, ә бакчабызның 1 квалификацион категорияле тәрбияче Габдрахманова Эльмира Ришат кызы 1 урын яулады. Ул төзегән 2 кечкенәләр төркеме балалары өчен эш дәфтәре һәм альбомы Республика этабына җибәрелде. Уңышлар телибез!
-
Туган тел көне / День родного языка 21.02.2022
Туган телебезне балаларга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү тәрбиячедән зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч: балаларда милли аһәң, горурлык хисе булдыру һәм, иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү. Туган тел - милли яшәешнең төп шарты. Балаларны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан бүген һәр төркемдә төрле чаралар үтте.
-
"Яшел ут 2022!" / "Зеленый огонкек 2022!" 18.02.2022
"Яшел ут 2022" бәйгесенең бер этабы буларак тәрбияченең 2 кечкенәләр төркеме балалары белән үзе эшләгәг эш дәфтәрен кулланып белем бирү эшчәнлеге күрсәтү иде. Бүген тәрбияче Габдрахманова Эльмира Ришат кызы бәйге комиссиясенә балалар белән белем бирү эшчәнлеге тәкъдим итте. Уңышлар телибез!
-
"Инглиз телендә җырлыйбыз һәм сөйләшәбез" / "Говорим и поем по английский" 18.02.2022
Бүген балалар районкүләм "Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз!" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар!