Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Уңышларыбыз! / Наши достижения! 02.02.2022
Бакчабызның экологик юнәлешкә аеруча зур игътибар бирелә. Күптән түгел нәниләребез актив рәвештә республикакүләм "Зеленые мечты" бәйгесендә катнашып Дипломнар белән бүләкләнделәр! Афәрин, балалар!
-
"Йолдызлык 2022" / "Созвездие 2022" 28.01.2022
Бүген безнең балалар бакчасында бакчакүләм "Йолдызлык - 2022" бәйгесе үтте. Балалар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бакчабыздан матур шигырьләр, дәртле биюләр, җыр көйләре яңгырап торды! Район этабында да уңышлар сезгә, балалар!
-
Экологик сукмак буйлап / По экологическим тропам 19.01.2022
Бүген безнең балалар бакчасында Кама буе территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы белгече Галимова Ләйлә Назир кызы белән очрашу булды. Ул балалар белән ата-аналар тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән танышты. Уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем бирү эшчәнлеген карады, балалар белән әңгәмә үткәрде. очрашу балаларга кунак алып килгән бүләкләрне тарату һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды!
-
Экологик күргәзмә / Экологическая выставка 19.01.2022
Бакчакүләм "Табигатьне саклыйк!" экологик темага рәсем күргәзмәсе үтте.
-
"Ел тәрбиячесе 2022" бәйгесе/ Конкурс "Воспитатель года 2022" 18.01.2022
Республикакүләм "Ел тәрбиячесе 2022" бәйгесенең муниципаль этабында бакчабыз данын яклап 1 квалификацион категорияле тәрбияче Садыкова Рәйлә Ренат кызы катнашты. Унышлар телибез!
-
"Сыйлы мәйдан" районкүләм бәйгесе 30.12.2021
Бүген бакчабыз коллективы "Сыйлы мәйдан-2021" бәйгесендә катнашты. Бәйге машина бизәү, сәхнәдә яңа ел котлавы, спорт уеннары белән үрелеп барды. Бердәм тырышлыгыбыз бушка үтмәде, белем бирү оешмалары арасында 3 урынга лаек булдык! Афәрин, кызлар!
Сегодня наш дружный коллектив участвовал на районном конкурсе "Сыйлы мәйдан-2021" и занял 3 место среди команд общеобразовательных организации района. Молодцы!
-
Кул эшләнмәләре бәйгесе / Конкурс поделок 27.12.2021
Районкүләм кул эшләнмәләре бәйгесендә бакчабыз коллективы һәм балалары зур уңышка ирештеләр!
Иҗади төркем эшләгән кул эшләнмәсе - 1 урын;
Мусин Самирның әнисе белән эшләгән "Кыш бабай" кул эшләнмәсе - 1 урын;
Зиаевлар гаиләсенең "Кар кызы" - 2 урын.
Афәрин!
-
"Татар кызы, Татар егете 2021" иҗади бәйгесе 03.12.2021
Бүген бакчабызда "Татар кызы, Татар малае 2021" иҗади бәйгесе үтте. Нәниләребез - сәламләү, иҗади бәйге, "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" кебек ярышларда уз көчләрен сынадылар. Бәйге матур, эчтәлекле шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Балаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр таратылды.
-
Кошлар - безнең дуслар! / Птицы - наши друзья 26.11.2021
Җимлек ясап бирде миңа
Әти белән бабай,
Шунда хәзер кошлар өчен
Җимнәр сибәм мин.
Килегез,кил,кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар,
Бакчабызга куныгыз
Көн дә кунак булыгыз.
Кыш көне көннәр салкын,кояш бик еракта яктыра,җирне аз җылыта. Еш кына буран була,салкын җил исә.Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен,шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә ашыгабыз.
Зурлар төркеме балалары ата-аналар белән берлектә тәрбияче Арсланова Г.М. җитәкчелегендә җимлек ясап кына калмадылар, алар һәр көн кошларга азык та салып торалар. Саф һавага чыккач та, алар кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торалар һәм һәрвакыт шундый кагыйдә кабатлыйлар: әгәр кошларны күзәтәсең килсә, үзеңне тыныч тот, кычкырып сөйләшмә, якын килмә.
-
Күргәзмә / Выставка 25.11.2021
Бакчакүләм уздырылган "Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен бел!" атналыгы кысаларында бакчабызда төркемнәр арасында "Юл билгесе балалар күзлегеннән" күргәзмәсе һәм тематик стенгазета күргәзмәсе оештырылды.