Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Безнең уеннар 25.06.2015

Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә. Балаларда физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлелек тәрбияләнә. Уеннарның үзенчәлекле яклары шунда: аларда ярышу, хезмәттәшлек, хәрәкәтләрдә күмәклек, бердәмлек өстенлек итә. Алар организмга һәрьяклап тәэсир ясый, уеннарда катнашучыларда мөстәкыйльлек тәрбияли, уеннарның эчтәлеге кәефне күтәрә, уңай кичерешләргә этәрә.
-
Кинотеатрда кунакта 24.06.2015

Бүген балалар белән без "Яшьлек" кинотеатрына сәяхәт кылдык. Анда төрле куркыныч хәлләрне һәм аларның нәтиҗәләрен сүрәтләп күрсәтелгән мультфильм карадык. Табигатьтә, өйдә, юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ныгыттык
-
День наоборот 23.06.2015

День озорников, день, когда можно и нужно всё поставить с ног на голову. В группе — стулья повёрнуты спинками к столам. Плакаты написаны слева направо, рисунки, фотографии висят вверх тормашками. Мальчики надели девичью одежду, а девочки — мальчишескую. В группу заходили спиной вперёд со словами приветствия «До свидания!» и «Приятно было увидеться!». Очень весело провели день.
-
"Комнан серле замоклар" 22.06.2015

Комнан сарайлар кордык,
Хыялда шул сарайларны
Бизәдек. Шунда тордык
Дуслар, иптәшләрне дәштек
Аның саен кабат-кабат
Яңасын төзи бирдек!!!!!!!!!!
-
Актапинең шәһәрдәге маҗаралары 19.06.2015

Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан чыгып 2 кечкенәләр төркеме балалары Актапигә урамда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.
-
Бүләктә кунакта 18.06.2015

2015елда Бөек Җиңүгә 70 ел уңаеннан "Бүләк" аланында "Аҗаган" уенын оештырып төркемнәр арасында көч сынаштык. Соңыннан "Солдат боткасы" белән сыйландык!!
-
Яшелчә бакчасында 17.06.2015

"Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә" дигән мәкальне истә тотып кышка суган, кишер, борычлар, кабаклар, помидорлар, чөгендерләр, кыярлар, фасольләр үстерәбез. Хезмәтне сөеп үсәбез.
-
Без талантлы артистлар 16.06.2015

Шат кәеф, күтәренке күңел булдыру максатыннан уртанчылар төркеме артистлары балаларга "Урмандагы могҗиза" исемле әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр
-
күңелле стартлар 15.06.2015

"Кызыл туп" һәм "Зәңгәр туп" командалары туп белән уеннар ярышында катнаштылар. Ярышларда җитезлеклек, кыюлык, өлгерлекләре сыналды. 5:5 исәбе белән ДУСЛЫК җиңде !!!!!!!!!!
-
Без - булачак футболчылар! 11.06.2015

Бүген бакчабызда малайлар футбол уйнадылар. ә кызлар җанатарлар булдылар. Киләчәктә безнең малайлар чан футболчылар булырга хыялланалар.










