Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Чәчтарашханәдә кунакта 08.12.2015

Мингазова Г.Ә. уртанчылар төркеме балалары белән “Чәчтарашханә”дә кунакта булып кайтты. Балалар кайткач үзләре дә шул рольгә кереп уйнадылар. Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә, матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. Төрле тормыш шартларын уйнап караганда, балалар бер-берсенә юл куярга,кешеләрдә азрак ялгышырга,конфликтлардан читтә калырга,үзара дус чолганыш тудырырга гадәтләнәләр. Шушы уеннар вакытында баланың шәхесе формалаша, аң дәрәҗәсе үсә, ихтыяр көче арта.
-
Ярдәм итик кошларга 07.12.2015

Лотфуллина Л.Г: Балаларны кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өйрәтү.
Кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Җимлек ясап бирде миңа
Абыем Сәлим.
Шуңа хазер кошлар өчен
Җим сибәм мин.
Бире килә күк күгәрчен,
Песнәк,чыпчык.
Җыелалар бер-бер артлы,
Пыр-пыр очып.
-
Зона ярышында "Ромашка"лар сынатмады 04.12.2015

Зона ярышында "Ромашка"лар сынатмады.
-
Кем оста домино уйный" 04.12.2015

Тәрбиячесе Мингазова Г.Ә. уртанчылар төркеме балалары белән логик фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыкларын үстерү, игътибарлылык, җитезлек тәрбияләү максатыннан "Кем иң оста домино уйный?" бәйгесе үткәрде. Бәйгедә барлык балаларда актив катнашты. Бу бәйге бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
Каз өмәсе 03.12.2015

“Белем бирү процессында милли төбәк компонентларын куллану” семинар-практикум кысаларында Гильфанова З.Р кызы һәм мәктәпкә әзерлек “А”төркеме балалары “Каз өмәсе” күренешен күрсәттеләр. Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәре баетылды, татар фольклоры белән таныштырдылар .. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерделәр
Яше-карты, бала-чага —
-
Шәфкать туташында кунакта 02.12.2015

Сабирова Р.Р: Хезмәт кешесенә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү. Чисталыкның сәламәтлек нигезе икәнлеген аңлату, чисталыкка омтылыш тәрбияләү. Яңа сүзләрне бәйләнешле сөйләмдә кулланырга өйрәтү максатыннан чыгып Шакирова Флария Нияз янында кунакта булдык.
-
Сәламәтлегеңне яшьтән сакла!! 01.12.2015

Гильфанова З.Р.: Балаларны уеннар ярдәмендә сәламәтлекне саклау турында булган белемнәрен ныгытырга, сәламәтлекләре турында ничек кайгыртырга тиешлекләре турында яңа белем күнекмәләр белән таныштырдым. Балалар төрле конкурсларда бик рәхәтләнеп катнаштылар: сәламәтлек турындагы мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларны бик җиңел чиштеләр . Шулай ук алар “Доктор Айболит”, “Мойдодыр”, “ Федорино горе”, “Куян кызы” дигән әкиятләрнең эчтәлеген искә төшерделәр, чиста-пөхтә булуның, гигиена таләпләрен үтәүнең ничек мөһим булуына төшенделәр
-
Ата-аналар колагына !!! (киңәшләр) 30.11.2015

Лотфуллина Л.Г: Бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзенә яңа шөгыль тәлап итә. Баланы өйдә ни белән кызыксындырырга соң?
- Балаларны телевизор алдына утыртып, башка уен белән кызыксындырмау, бу бик яхшы ысул түгел, шуңа күрә дә төрле-төрле кызык уеннар, шөгыльләр табырга мөмкин бит. Бу шөгыльләр бала өчен мавыктыргыч, кызыксындыручан, шулай ук яшь үзенчәлекләренә туры килергә тиеш.
- Кызыклы китап уку баланың сөйләм телен үстерүдә дә, тирә-юнь белән таныштыруда да зур йогынты ясап тора. Балаларга татар халык әкиятләрен, рус халык әкиятләрен укырга кирәк. Китаплар матур рәсемле булса, бик яхшы, чөнки бу баланың игътибарлыгын ныгыта.
- Пластилин белән яки тозлы камыр белән төрле рәсемнәр, җәнлекләр, кошлар әвәләргә мөмкин. Бу баланың иҗади яктан үсешенә зур йогынты ясый.
- Әгәр дә бала ясарга ярата икән, балага фломастер, төсле карандашлар, краска бирергә мөмкин. Рәсемнәрне кисточка белән, шулай ук бармаклар белән, табигый материаллар (орлыклар) белән оештыру бик кызык.
-Юыну бүлмәсендә балаларга кечкенә генә лейка, чәйнек, курчак, уенчыклар белән чәй эчү уенын оештырырга мөмкин.
-Әниләргә өйдә эшләрен башкарганда да баланы җәлеп итеп, аны мактап торырга кирәк. Бу баланың кызыксынучанлыгын үстерә. Ашарга әзерләгәндә ясалма пычак, яшелчә, җиләк-җимеш биреп салат ясарга тәкъдим итү һ.б кызыклы уеннар оештыру балада уңай эмоция тудыра.
- Ял көннәрендә бала белән табигатьтә ял итүне оештыру, сәламәтлеккә карата да, гаиләне ныгытуда да зур роль уйнап тора. Урамда җәй көне теннис, велосипедта йөрү, футбол уеннарын оештырсаң, ә кыш көне чаңгы-чана шуарга чыгарга мөмкин.
Бала белән уеннарны, ял вакытларын әти-әни бердәм оештырганда гына уңай нәтиҗә булачак
-
«Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» 27.11.2015

Мингазова Гөләндәм Әхмәтсафа кызы уртанчылар төркеме балалары белән яраткан әниләренә «Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» -дигән бәйрәм иртәсе күрсәтте. Уйнадылар, биеделәр -сөекле әниләренә иң изге теләкләрен җиткерделәр, үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
Ниләр генә әйтик Әниләргә...?
Мәрхәмәтле булыйк аз гына...
Безнең өчен янган олы җанда,
Һәр чак булсын ямьле яз гына...
Энҗе бөртегедәй ап-ак карлар,
Ява җиргә бәхет,наз теләп...
Мәңге яшәгез сез кайгы күрми,
Бездән сезгә шулдыр зур теләк...!!! -
Ашларыгыз тәмле булсын 26.11.2015

Лотфуллина Л.Г : Балаларны ашаганда өстәл артында тыныч утырырга, гәүдәне төз тотарга өйрәтү. Тәлинкәгә артык иелмәү, кашыкны уң кулда дөрес итеп тоту, кашыкка ризыкны аз-азлап алу. Авыздагы ризыкны йотып бетермичә, өстәл артыннан чыкмаска кирәклеген төшендерү. Ашаганчы дежур бала менюны атый, соңыннан : “Ашларыгыз тәмле булсын” дие.
Табында без һәрчак кунак,
Кунак булсаң, тыйнак бул.
Кирәкмәс сүзләр сөйләмә,
Түкмә, чәчмә, җыйнак бул.
Кашык сине ияртмәсен,
Син хуҗа бул кашыкка.
Табында һәркем сынала,
Комсызланма, ашыкма!
Ризыгыңны чәйнәп аша,
Авыз төеп тутырма.
Чапылдатма, күршеләргә
Бәреп-сугып утырма!
Ашаган йөрәккә ятсын,
Яхшырак эшләр башың,
Әйдә табынга рәхим ит,
Бик тәмле булсын ашың!









