Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 21 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Бакчада көзге эшләр
15.09.2018
Бакчада көзге уңышны җыеп алуда 1-9 класс укучылары актив катнаштылар. Чөгендер, кишер, бәрәңге җыеп алынды. Участок чупләрдән чистартылып куелды.
-
Терроризмга каршы көрәш айлыгы 03.09.2018

Сентябрь ае терроризмга каршы көрәш айлыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәптә айлык план чаралар планы төзелде. Балалар арасында аңлату эшләре алып бару максатыннан әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәрелә.
-
1 сентябрь-Белем көне 01.09.2018

Бүген 1 сентябрь - Белем көне! Мәктәбебез бусагасын 3 укучы беренче тапкыр атлап керде . Аларны беренче укытучылары Земфира Мозаффар кызы каршы алды. Шушы нәни укучылар өчен тәүге тапкыр беренче кыңгырау чылтырады. Яңа уку елы котлы булсын! Яңадан яңа уңышлар һәм үрләр яуларга язсын!
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе 01.09.2018

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында мәктәп коллективы тарафыннан җыелган акчалата ярдәм үзебезнең мәктәптә белем алучы өч укучыга тапшырылды.
-
Котлыйбыз! 25.08.2018

25 август көнне укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышы район мәдәният йортында "Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше - уңышлы белем бирүнең нигезе" темасы буенча узды. Фаттахов Илдар Сәетҗан улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме
25.05.2018
24 май көнне мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте.Бәйрәм белән котларга районнан вәкил, авыл җирлеге башлыгы, "Әнәк" агрофирмасыннан җитәкчеләр, ветеран укытучылар килде. Алар үзләренең изге теләкләрен чыгарылыш класс укучыларына җиткерделәр. Мәктәп директоры бәйрәм белән котлады, алдынгы укучыларга, укытучыларга диплом, истәлек бүләкләре тапшырды.Ата-аналар укытучыларга рәхмәт сүзләрен әйттеләр, укучыларга ак юл теләделәр.
-
Җәйге сезонга старт бирүче эстафетада
05.05.2018
4 май көнне Актанышта җәйге спорт сезонын ачу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика буенча эстафета булып узды. Күркәм традициягә әверелгән әлеге чарага район җирлегендәге мәктәпләр, гадәттәгечә, бик теләп катнашты. Ярышларның төп максатлары: укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру.
-
26 апрель - Тукай туган көн! 26.04.2018

Бүген 26 апрель көнне Габдулла Тукай туган көненә багышланган шигырь, туган тел бәйрәме булып узды. Чара башка шагыйрьләрнең дә шигырьләре белән үрелеп барды. Кичәдә Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесендә катнашкан укучыларның шигырьләре дә тыңланды.
-
Безнең уңышлар 25.04.2018

Райондагы мәктәпләребезнең тарихын өйрәнү, аларның үткәне, бүгенгесе турында материал туплау, тупланган материалларны системага салу һәм шуңа бәйле рәвештә музей фондын тулыландыру максатыннан Актаныш районы Туган як музее, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе “Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар” исеме астында 5-8 нче сыйныф укучылары өчен гамәли-эзләнү конференциясе 25 апрель көнне үткәрелде. Нәтиҗәләргә килгәндә безнең мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Галиева Алинә- ҖИҢҮЧЕ дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Укытучысы: Галиева Л.И.
-
Шигырь укучылар бәйгесе 25.04.2018

Район мәгариф бүлеге планы нигезендә күпкырлы сәләтле, зыялы татар балаларын барлау, аларны үз яшьтәшләре арасында республикакүләм таныту, татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 25 нче апрель көнне “Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” бәйгесенең район этабы үткәрелде. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә Газиева Алинә (1 класс), Ганиева Нәзилә (2 класс), Шакирова Лиана (3 класс), Ганиева Әдилә (4 класс) катнашты.










