Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 28 учеников |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Без бергә" Республика балалар иҗат фестиваленең зона этабы. 05.04.2018
Бүген, ягъни 5 нче апрель көнне, Мөслим районында "Без бергә" республика балалар иҗат фестиваленең зона этабы үтә. Безнең мәктәптән Шәмсетдинов Расил Һади Такташның "Мокамай" шигыре белән чыгыш ясый. Аңа уңышлар телибез.
-
Кышкы сезонны ябу 05.04.2018
5 апрель көнне Актаныш районы "Бүләк" чыңгы-роллер трассасында бу елның соңгы чаңгы ярышлары узды. Чарага районыбызның барлык белем бирү учреждениеләре командалары да чакырулы иде. Безнең мәктәп командасы укучылары Хабибуллина, Зиннурова, Җәмилов, Гәрәев, Хәйдәрова уңышлы чыгыш ясап команда 4 урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә Хабибуллина А. -1 урынны яулады, кубок грамота, медаль белән бүләкләнде. Укытучылары: Хабибуллин Айдар Дамир улы. Молодцы! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 04.04.2018
3 апрель көнне “Ел укытучысы - 2018”, “Ел тәрбиячесе - 2018”, “Ел сыйныф җитәкчесе - 2018” “Ел педагог-оештыручысы - 2018”, “Ел өстәмә белем бирү педагогы - 2018” ,“Ел педагог-психологы - 2018” Республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләрен, лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды.
Тантанада 2014 елда “Ел укытучысы” бәйгесе тарихында беренче тапкыр "Россиянең ел укытучысы" исеменә лаек булган Татарстан кызы - Алла Головенькина катнашты. Район күләмендә “Педагогик дебют” номинациясендә җиңү яулаган безнең мәктәпнең инглиз теле укытучысы Солтанова Ләйсән Илсур кызына Россия дәрәҗәсендә хөрмәтләнгән педагог кулыннан рәхмәт хаты алу бәхете дә елмайды.
-
"ГТО бар гаилә белән" 02.04.2018
30-31 март көннәрендә "ГТО бар гаилә белән" республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә район данын безнең мәктәптән Хабибуллиннар гаиләсе яклады һәм уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
"Чиксез балачак" фестивале нәтиҗәләре 02.04.2018
-
Поздравляем! 02.04.2018
Учитель английского языка Султанова Л.И. награждена дипломом Всероссийской блиц-олимпиады учителей " Педагогический кубок" .
-
Педагогик киңәшмә 29.03.2018
Бүген педагогик киңәшмә булды. 3 чирек нәтиҗәләре буенча класс җитәкчеләрнең чыгышлары тыңланды. Гарданова З.М " Укучыларга экологик тәрбия бирү", Фатыйхова Д.Ә " Укучыларга патриотик тәрбия бирү", Бәдертдинова З.Б. " Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү" темаларына чыгышлар ясадылар. Киңәшмәдә алда торган бурычлар, планнар белән таныштырылды.
-
Район Башлыгы призына милли көрәш бәйгесе 28.03.2018
Муниципаль район Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше Актаныш келәменә үз батырларын җыйды. 28 март көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексын 2000 елгы һәм яшьрәк көрәшчеләр катнашты.
Турнирның максаты: көрәшче малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы иң көчле спортчыларны барлау, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республикакүләм бәйгеләргә сайлап алу.
Әлеге бәйгедә безнең мәктәп данын Шәмсетдинов Р., Шәйхуллин И. яклады.
-
Актаныш технология техникумында очрашу 26.03.2018
26 март көнне районның ресурс үзәгендә - Актаныш технология техникумында, 9 нчы класс укучыларының класс җитәкчесе белән ата-аналары җыелышта катнашты.
-
Биреп карау имтиханы 26.03.2018
26-27 март көнне 9 класс укучылары Актанышта рус теленнән,математикадан ОГЭ биреп карыйлар. Аларга уңышлар телибез.