Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 21 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Хезмәт иясе- хөрмәт иясе 04.10.2018

Актаныш мөгаллимнәре өчен 4 нче октябрь көнне үк районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында бәйрәм тантанасы оыштырылды, чарада укытучылар хәрмәтләде. Бу бәйрәмдә хезмәттәшләребез - мәктәбебезнең технология укытучысы Фаттахов И.С. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, директорның укыту эшләре буенча урынбасары Нәгыймова Д.Р тырыш хезмәтләре өчен кыйммәтле бүләккә ия булды. Аларга һәм коллективтагы башка педагогларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Мәктәп тарихын барлап фотобәйге 04.10.2018

Быел районыбыз мәктәпләрендәге мөгаллимнәр үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә мәктәп тарихларын барлап, баннерлар ярдәмендә фотобәйгедә катнаштылар. Белем бирү йортларын төрле чорларда җитәкләгән бөек шәхесләрне чагылдырган баннерлар укытучылар бәйрәмендә күргәзмә оештырылды. Әлеге конкурста безнең мәктәп баннеры "Буыннар бәйләнеше" номинациясендә җиңү яулады, диплом белән бүләкләнде.
-
Бер күрешү-үзе бер гомер 02.10.2018

1-4 класс укучылары класс җиткәчеләре белән берлектә өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, лаеклы ялдагы укытучы Салихова Гүзәлия һәм Вәсилә апаларда булдылар. Концерт номерлары күрсәтеп, хәлен белеп кайттылар. Өлкәннәребез бик сөенеп калдылар.
-
Всероссийское тестирование педагогов 02.10.2018

Всероссийское тестирование педагогов проходит с 6 августа по 19 ноября 2018 года. До конца ноября 2018 года будут определены победители тестирования на федеральном и региональном уровне. Учителя нашей школы проходили тестирование и получили дипломы.
-
Өлкәннәр ункөнлеге 01.10.2018

Мәктәбебездә Өлкәннәр ункөнлеген уздыру планы төзелде. Уздырылачак чаралар планы белән атналык линейкада таныштырылды. План нигезендә эш башланып китте.
-
Фән олимпиадаларының мәктәп туры башланды 01.10.2018

Фән олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. 28 сентябрь көнне укучылар математика фәненнән олимпиада биремнәрен үтәделәр.
-
Физик культура һәм спорт хезмәткәрләренең конференциясе 29.09.2018

28 сентябрь көнне "Яшьлек" милли мәдәни үзәгендә физик культура һәм спорт хезмәткәрләренең традицион конференциясе үтте. Анда мәктәбебезнең физкультура укытучысы Хабибуллин А.Д.катнашты. Спорт чараларында һәм "ГТО бөтен гаилә белән" бәйгесендә актив катнашкан өчен Хабибуллиннар гаиләсе район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
"Алтын көз" җиңел атлетика буенча кросс 25.09.2018

22 нче сентябрь көнне районыбызның үзәк стадионында, якташыбыз, атказанган спорт остасы - Фирдәвис Шаехметов бүләкләренә оештырыла торган марафон ярышында мәктәбебез командасы I урынга лаек булды, кубок белән бүләкләнде. Бу кросста 7 нче сыйныф укучысы Хабибуллина Адилә - 1 нче урын, Хайдарова Эльза -2 урын, Давлетов Айзат, Ялалов Илфатлар -4 урынга ия булды. Укытучылары: Хабибуллин А.Д. Ярышта катнашучыларның барысын да уңышлары белән котлыйбыз!
-
Миләш җыю 22.09.2018

Мәктәбебездә миләш җыю оештырылды. Укучылар, өйләреннән дә җыеп алып килеп, үзләреннән тагын да күбрәк өлеш кертәләр.
-
Милләтләр кроссы 2018
16.09.2018
"Милләтләр кроссы 2018" укучыларыбыз уңышлы гына катнашты. Мәктәбебез директоры Салихова И.С. 1 урынны яулады. Афәрин!! Киләчәктә дә аларга зур уңышлар телибез!!!










