Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 21 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Алдынгылар хөрмәтләнде 18.01.2019

Бүген Актанышта алдынгыларны хөрмәтләделәр. 2018 ел нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләре арасында җиңүчеләр билгеле булды. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 2 дәрәҗә диплом белән безнең Әтәс мәктәбе бүләкләнде. Диплом, акчалата премия тапшырылды. Әлеге уңыш бердәм коллективның тырыш уртак хезмәт җиңүе! Хөрмәтле укытучыларыбызның тынгысыз хезмәте, укучыларыбызның сәләте, тырышлыгы, ата-аналарның ярдәме, таянычы нәтиҗәсе. Барыгызны да зур җиңү белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә язсын!
-
"1000 добрых дел"акциясе 13.01.2019

"1000 добрых дел" республиа акциясе кысаларында безнең мәктәп волонтерлары да кушылды, ветераннарга ярдәм оештырылды.
-
Мәгариф хезмәткәрләре ярышты 05.01.2019

Бүген Кыш бабай призына мәгариф хезмәткәрләренең ярышлары узды. Чаңгы, йөзү, бадминтон, теннис төрләре буенча осталыкларын сынады. Бездэн мэктэп директоры Салихова Илзидэ Сэгыйдулла кызы hэм физкультура укытучысы Хабибуллин Айдар Дамир улы чангы белэн теннис уены ярышында чыгыш ясадылар.
-
Яңа ел котлы булсын! 31.12.2018

Кадерле укучылар, укытучылар коллективы! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын!
-
"Ел укытучысы" конкурсы нәтиҗәләре 30.12.2018

"Ел укытучысы" конкурсының район этабында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сөмбел Габдулла кызы “Укытуда иҗади якын килү” номинациясендә җиңү яулады. Диплом белән бүләкләнде.Аны зур җиңүе белән котлыйбыз!!!
-
Әкияти ярминкә 30.12.2018
30 нчы декабрь көнне Актанышта кышкы ярминкә узды. Әкияти ярминкәдә мәктәп коллективы да катнашты. -
Хакимият башлыгының Чыршы бәйрәме 28.12.2018

27 декабрь көнне “Бүләк” базасында мәктәп тормышында алдынгы укучылар өчен хакимият башлыгы “Чыршы бәйрәме” үткәрелде. Бу бәйрәмдә безнең мәктәптән 9 класс укучысы Хисамова Миләүшә, 6 класс укучысы Хисамов булат катнашты. Укучыларны исемле кубок һәм яңа ел күчтәнәче белән бүләкләделәр.
-
"Сәләтлеләр университеты" 27.12.2018

Бүләк" базасында 26 нчы деабрьдән 28 нче декабрьгә кадәр укучылар үзләренең осталыкларын, белемнәрен ныгыттылар.Безнең мәктәптән Галиева Алинә, Шәмсетдинов Расил катнашты.
-
Мәктәптә Яңа ел бәйрәме 25.12.2018

25 декабрь көнне мәктәбебездә укучылар өчен "Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәм тамашасы үткүрелде. Башлангыч класс укучыларының сәхнәләштергән тамашасы белән башланып китте. Кичәдә уку алдынгыларын, бәйге җиңүчеләрен котлау оештырылды. Кичә шигырьләр, җыр, уен- ярышлар белән үрелеп барды, мәктәп гөрләп торды. Яңа 2019 нчы ел барыбызга да бәхетләр һәм уңышлар гына китерсен.
-
Педагогик киңәшмә 24.12.2018
Мәктәптә чираттагы педагогик киңәшмә үтте. Көн тәртибе:"2нче чирек йомгаклары", төрлеләр.










