Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 28 учеников |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
"Гаилә белеме" буенча курс 21.12.2015
Казан шәҺәрендә үткәрелгән бер атналык "Гаилә белеме" курсларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Л.И. укып кайтты.
-
Кышкы спорт сезонын ачу 21.12.2015
19 декабрь көнне "Бүләк" чаңгы трассасында кышкы спорт сезонын ачу буенча чаңгы ярышы үткәрелде. Бу чарада безнең мәктәп укучылары командасы катнашып, 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Алинә-призёр! 19.12.2015
8 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Алинә татар әдәбиятыннан үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында призёр булды. Тагын бер җиңү алып килү белән котлыйбыз!(Укытучысы: Галиева Л.И.)
-
Контроль эшләр 17.12.2015
Мәктәптә барлык фәннәр буенча да Мәгариф министрлыгы тарафыннан җибәрелгән беренче яртыеллык өчен язма эшләр башланды.
-
Яңа елга әзерлек 16.12.2015
Мәктәптә Яңа елга әзерлек бара.Укучылар, укытучылар белән берлектә, кар сыннары, чыршы уенчыклары ясыйлар.
-
Олы тормышка тәүге адым 14.12.2015
11 декабрь көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә паспорт тапшыру тантанасы булды. Безнең мәктәптән Гыйлметдинов Айзат, Камалетдинов Айназга паспорт тапшырылды.
-
Китапханәчеләр семинары 14.12.2015
11 декабрь көнне "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" мәктәбе базасында китапханәчеләрнең район семинары узды. Семинарда китапханәче Миләүшә Рәсүл кызы катнашты.
-
Олимпиадада уңышларыбыз 10.12.2015
Укучыларыбыз үзләренең уңышлары белән сөендерә. Физкультура фәне буенча укучыларның бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында 8 нче класс укучысы Хабибуллина Алинә катнашты һәм призер булды. 8 класс укучысы Камалетдинов Айназ 5 урынга ия булды. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! Укытучысы: Хабибуллин А.Д.
-
Расписание ОГЭ 2016: сроки сдачи госэкзаменов 10.12.2015
Основной этап ОГЭ в 2016 году
26 мая (чт) и 28 мая (сб) - иностранные языки
31 мая (вт) - математика
3 июня (пт) - русский язык
-
Башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары 10.12.2015
9 декабрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч сыйныфларны укытуда эшчәнлекле юнәлешне оештыру” темасы буенча башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте. Семинарда безнең мәктәптән Мирзаянова Р. М. катнашты.