Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 28 учеников |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе 29.04.2016
Балалар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау, юлда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру максатыннан, һәр елда да район күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үткәрелә. Бәйге шартлары буенча, бу ярышта 12 яше тулмаган укучылар катнаша ала. Быел Шәмсетдинов Расил, Насыйров Алмаз, Хабибуллина Адилә, Зиннурова Эльвина безнең мәктәп данын яклап чыгыш ясадылар. Сынатмадылар укучылар: мактаулы 2 урынны яуладылар. Молодцы! Укытучылары: Хабибуллин А.Д.
-
Бердәм ТИН дәресе 28.04.2016
Бүген мәктәптә Бөтенрәсәй бердәм ТИН дәресе үткәрелде. Укучыларга гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре кабаттан аңлатылды. Дәрестә презентация кулланылды. Практик өлештә укучылар противогаз белән эшләү күнегүләре башкардылар. Укытучы: Хабибуллин А.Д.
-
Китапханәчеләр киңәшмәсендә 28.04.2016
28 апрель көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырган мәктәп китапханәчеләрнең “Губдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча проект эшчәнлеге” темасына район семинары булып узды. Анда безнең мәктәпнең китапханәчесе Шириева М.Р. катнашты.
-
«Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе 28.04.2016
"Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Безнең кадерле ветеран" Республика хәйрия акциясе кысаларында мәктәптә һәр класс укучылары аерым сугыш һәм тыл ветераннары турында альбом ясадылар. Ветераннарның якыннары белән очрашып, алар турында мәгълүмат туплап, тормыш юлы, сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары чагылдырылдырган альбомнар эшләнде. Җиңүче дип табылган 6 класс укучыларының Фаттахов Хәмит Фәттах улы турында эшләнгзн альбомы район этабына җибәрелде.
-
Актанышта Тукай бәйрәме 27.04.2016
26 апрель көнне район мәдәният сараенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 еллык юбилейга багышланган кичә уздырылды. Анда безнең мәктәптән дә укытучылар, укучылар катнашты.
-
"Тукай турында хатирәләр" викторинасы 27.04.2016
Актаныш үзәк китапханәсе оештырган "Тукай турында а" викторинасында укучылар һәм укытучылар актив катнашты. 8 класс укучысы Хәбибуллина Алинә- 1 урынны һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ландыш 2 урын алдылар һәм грамота, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Г. Тукай истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә 26.04.2016
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, 26 апрель көнне мәктәптә "Тукай -сүнмәс йолдыз ул" дигән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне 5, 6 класс укучылары алып барды,1 -4 класс укучылары Тукай әсәрләрен әсәрен сәхнәләштерделәр . Бәйрәм “Туган тел” җыры белән төгәлләнде. Оештыручы : Галиева Л.И.
-
Татар теленнән бердәм республика тесты 25.04.2016
25 нче апрель көнне IX сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 ел 25 нче мартында расланган №538/16 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде. Бу тестларны бирүдә безнең мәктәптән чыгарылыш классының 5 укучысы катнашты.
-
Фәнни-техник иҗат фестивале 23.04.2016
21 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә 3 нче фәнни-техник иҗат фестиваленә әзерлек кысаларында техник иҗат күргәзмәсе оештырылды. Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбеннән үзенең иҗат эше- ракета, корабль, самолет модельләре белән катнашып, 5 нче сыйныф укучысы Җәмилов Нурзил " Ракетомоделизм" номинациясендә мактаулы 2 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе-Фаттахов И.С. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.
-
"Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" 23.04.2016
21 апрель көнне Такталачык мәктәбендә "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" бәйгесендә 1-5 класс укучылары тарафыннан "Пар ат" шигыре сәхнәләштерелде.