Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 28 учеников |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Студентлар белән очрашу 11.01.2016
8-9 класс укучылары катнашында студентлар белән очрашу үтте.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы 09.01.2016
9 гыйнвар көнне Актанышта район мәктәп укытучылары катнашында спартакиада узды. Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат , чаңгыда узышу, аркан тартышу, кул көрәше һ.б спорт төрләре кертелгән иде. Бу чарага безнең мәктәп укытучылары да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Дәүләт йомгаклау имтиханнары биреп карау 08.01.2016
Каникул көннәрендә 9 класс укучылары 4 январь- тарих, җәмгыять, 5 январь- татар теле, 6 январь- химия, информатика, 8 январь- математика, 9 январь- рус теле фәннәреннән дәүләт йомгаклау имтиханнары биреп карадылар.
-
Хакимият чыршы бәйрәме 07.01.2016
7 январь көнне районда узган Хакимият чыршы бәйрәмендә безнең мәктәптән 8, 9 класс укучылары Хәбибуллина Алинә, Хуҗина Айзилә катнашты. Алдынгы укучыларыбызга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Имтиханнарга әзерлек дәвам итә 04.01.2016
9 класс укучылары өчен график нигезендә фәннәр буенча консультацияләр үткәрелә.
-
Педагогик киңәшмә 29.12.2015
29 декабрь көнне беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үтте. Физика, математика укытучысы Фатыйхова Д.Ә. "Педагогның эшчәнлеге стандартлары һәм укытучыга куелган таләпләр" дигән темага чыгыш ясады. Класс җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды, яртыеллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алга бурычлар куелды.
-
Яңа еллар котлы булсын! 29.12.2015
Яңа ел белән барчагызны да!!! Яңа ел Сезгә тынычлык һәм иминлек, уңышлар һәм байлык, бетмәс көч һәм энергия алып килсен, иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыгыз ныгысын. Сезгә бәхет, тугры дуслар, кызыклы идеяләр һәм яңа елда теләкләрегез чынга ашсын!
-
Беренче яртыеллыкны йомгаклау 26.12.2015
Икенче чирек йомгакланды.Укучыларга билгеләр аңлатылды, класс җитәкчеләре кышкы каникулга куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж алдылар. Укучылар кышкы каникулга озатылды. Укучыларга күңелле яллар телибез!
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2015
Бүген 1-9 класс укучылары өчен " Хуш киләсең, Яңа ел" дип аталган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм тамашасы бик матур узды.
-
"Тормыш аллеясы" проекты 23.12.2015
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Тормыш аллеясы" проектында катнашып, безнең мәктәп укучылары кедр һәм имән агачы орлыклары утырттылар.