Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 21 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мониторинг 28.09.2016

2016-2017 уку елында укучыларның башлангычтан төп мәктәпкә күчү чоры старт диагностикасы уздырыла. 5 сыйныф укучылары математика, рус теле фәнәреннән биремнәр үтиләр. Аларга уңышлар телибез!
-
"Милләтләр кроссы-2016" 26.09.2016

Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 25 сентябрьдә традицион рәвештә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде. Безнең мәктәпнең укытучылары һәм укучылары әлеге чарада бик актив катнаштылар. Хабибуллина Адилә-3 урын, Гәрәев Айбулат- 2 урынга лаек булып, грамота белән бүләкләнделәр.
-
"Алтын көз" җиңелатлетик кросс 21.09.2016

21 сентябрь көнне "Лачын" чаңгы трассасында җиңел атлетика буенча спорт остасы Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте. Анда безнең мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясады һәм мактаулы 1 нче урынга лаек булды. Укучыларны һәм остазлары Хабибуллин Айдар Дамир улын зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Фән олимпиадалары 20.09.2016

Мәктәпләрдә 19 сентябрьдән фән олимпиадаларының 1 туры башланды. 19 сентябрь- экономика, 20 сентябрь- тарих, 21 сентябрь көнне укучылар математикадан олимпиада биремнәре үтәделәр.
-
Укытучылар спартакиадасы 20.09.2016

20 нче сентябрь көнне, “Актаныш” спорт комплексында , сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан, укытучыларның җәйге спартакиадасы булып узды. Анда безнең мәктәпнең укытучылары да уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Голосуй за Казанский Кремль и КФУ! 19.09.2016

бъявлены 10 финалистов конкурса, за которых жители страны отдали наибольшее количество голосов в рамках второго этапа отбора. Сделать свой выбор можно несколькими способами. Основной и самый простой – проголосовать на сайте Твоя-Россия.рф. Голосование на сайте будет завершено 7 октября в 12.00. Еще один способ – прийти 1 октября на день открытых дверей Банка России в любое его территориальное учреждение и оставить свой голос за понравившийся символ, заполнив анкету.
-
Карамиләш җыябыз 17.09.2016

Дару үләннәре җыю дәвам итә. Мәктәптә карамиләш җыю өмәсендә 2-9 класс укучылары бик актив катнашты. Класслар буенча иң күп җыючы укучылар билгеләнде.
-
Гриппка каршы прививка 15.09.2016
Мәктәптә балаларга гриппка каршы прививкаларның бала организмы өчен кирәклеге аңлатылды һәм ата-аналары каршы булмаганнарга прививкалар ясалды. -
«Көзге игелеклелек атнасы- изге эшләр эстафетасы» 06.09.2016

5 нче сентябрьдән 19 нчы сентябрьгә кадәр "Көзге игелеклек атнасы- изге эшләр эстафетасы"дип игълан ителде. Укучылар белән игелекле эшләр турында әңгәмә үткәрелде.
-
Психологлар белән очрашуга әзерлек 05.09.2016

Ата – аналардан балаларның психологлар белән очрашуына каршы булмауларын раслап имзалар алынды. 2016 – 2017 нче уку елы өчен психологик абонемент эшләп тапшырылды.










