Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 117 учащихся (укучы) / 15 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 17 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Кызыклы Физика. 14.11.2015

Физика-математика атналыгы кысаларында 8 нче һәм 9 сыйныфтан “лекторлар төркеме” башлангыч һәм урта сыйныф укучыларына күп кенә табигать күренешләренең ачылу тарихы, бөек физикларның тормыш сәхифәләре турында мавыктыргыч итеп сөйләп бирделәр.
Дәүләтшин И.И.
-
Геометрик бал 13.11.2015

13 ноябрь көнне математика атналыгы кысаларында “Геометрик бал” үткәрелде. Кичәдә 7-11 сыйныф укучылары катнашты. Балга “Өчпочмаклар” (8), “Векторлар” (9б), “Әйләнәләр”(9а) , “Белгечләр”(10) җыелдылар. . Алар янына кунакка геометрия патшасы “Планиметрия”, аның дуслары – “галимнәр” килделәр. Балда укучылар “галимнәр” нең сорауларына җавап бирделәр, кызыклы тәҗрибәләр ясадылар, үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Биредә укучылар геометрия белән бәйле күп кызыклы сорауларга җавап таптылар, уеннарда катнаштылар. Бу чарада төп геройлар образларын 11 сыйныф укучылары башкарды.
-
Профориентационная работа 12.11.2015

Сегодня сотрудники ЦЗН АМР РТ Венера Васильевна и Владимир Викторович провели профориентационную работу с учащимися 8-11 классов.
-
Кызыклы тәҗрибәләр 11.11.2015

Физика-математика атналыгы кысаларында:
8 сыйныфтан «белгечләр» төркеме башлангыч сыйныф укучыларына физикадан кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр һәм тәҗрибә нәтиҗәләрен аңлатып та бирделәр.
Дәүләтшин И.И.
-
Рәсем конкурсы 11.11.2015

11 ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында "Боз өстендә сак булам!" дигән темага рәсем конкурсы булып узды.
-
Рәсем күргәзмәсе 10.11.2015

Математика, физика атналыгы барышында 5 сыйныф укучылары “Математика - мәкальләрдә” дигән рәсем күргәзмәсе әзерләделәр. 3-4 сыйныф укучылары “Цифрлар парады”на цифрларны төрле бизәлештә сүрәтләделәр. Югары сыйныф укучылары төрле темаларга физик газеталар чыгардылар, викторина сораулары әзерләделәр. Атна дәвамында укучылар бу эшләр белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, математик ребуслар чиштеләр. Иң кызыклы эшләр белән иптәшләре белән уртаклаштылар.
Математика укытучысы Ибрагимова Р.В., физика укытучысы Давлетшин И.И.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 10.11.2015

10 нчы ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары белән “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” дигән темага балалар иртәсе булып узды. Укучылар белән килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч ситуацияләр тикшерелде һәм нәтиҗәләр ясалды.
-
Физика-математика атналыгы 09.11.2015

10-18 ноябрь көннәрендә мәктәптә физика-математика атналыгы үткәрү планлаштырылган иде. Атналык алдан төзелгән план буенча вакытында башланды һәм уңышлы дәвам итә.
Илһам Дәүләтшин.
-
"КӨЗ" көзге лагерь 02.11.2015

Укучыларның ялын дөрес итеп оештыру максатыннан ,көзге каникул чорында мәктәп яны сәламәтләндерү лагере оештырылды. "КӨЗ" дип исемләнгән лагерьда бик күп төрле чаралар, түгәрәкләр ,спорт уеннары,шашка ярышлары үтте. Укучылар бик теләп һәм актив канаштылар.
Лагерь җитәкчесе: Тагиров Р.Ә.
-
Иртәнге линейка 30.10.2015

Көзге каникуллар башлану уңаеннан,бүген иртәнге линейка үткәрелде. Укучылар белән куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Аеруча 71 -Закот РТ, юл йөрү кагыйдәләре ,җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес итеп тоту кагыйдәләренә басым ясалды.
Укучыларның ялын дөрес һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан ,31 октябрьдән башлап 7 ноябрьгә кадәр мәктәптә 9-11 сыйныф укучылары өчен көзге лагерь оештырылачак.
Без барлык укучыларга да күңеллә көзге яллар телибез!
тәрбия эшләре буеча директор урынбасары : Ахметова А.М.







