Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 117 учащихся (укучы) / 15 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 17 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Иртәнге линейка 30.10.2015

Көзге каникуллар башлану уңаеннан,бүген иртәнге линейка үткәрелде. Укучылар белән куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Аеруча 71 -Закот РТ, юл йөрү кагыйдәләре ,җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес итеп тоту кагыйдәләренә басым ясалды.
Укучыларның ялын дөрес һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан ,31 октябрьдән башлап 7 ноябрьгә кадәр мәктәптә 9-11 сыйныф укучылары өчен көзге лагерь оештырылачак.
Без барлык укучыларга да күңеллә көзге яллар телибез!
тәрбия эшләре буеча директор урынбасары : Ахметова А.М.
-
Иң Зур Дәрес 21.10.2015

21 нче октябрь көнне башлангыч сыйныфлар белән “Иң Зур Дәрес “ уздырылды.Дәрес РФ нең фән һәм мәгариф министры урынбасары В.Ш.Кагановның балаларны сәламләү мөрәҗәгате белән башланды. Мультфильм аша дөньякүләм максатлар белән таныштырылды.
РФ нең фән һәм мәгариф министры урынбасары В.Ш.Каганов һәм “Обнаженные сердца” (балаларга ярдәм итү) фондын оештыручы - Н.М.Водяноваларның инклюзив белем бирү турында чыгышлары тыңланылды. Мөмкинлекләре чикле дөньякүләм танылган шәхесләр белән таныштырылды. Гариплеге булган кешеләр янында үзеңне дөрес тоту , аралашу кагыйдәләре өйрәнелде.
Дәресне башлангыч сыйныфлар укытучысы Нуруллина Руфия үткәрде.
-
«Самый Большой Урок в Мире»
20.10.2015
Интернет -урок "Школа для всех" был проведен Сулеймановым Р.Х. в 8-11 классах и Тагировым Р.А. в 5-6 классах с использованием видеоматериалов.
-
Мәдәни көндәлек 19.10.2015

Бүген 1-4 сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлек" ләр тапшыру буенча тәрбия сәгате үтте. Көндәлекне тутыру тәртибен китапханәче Хайруллина Р.К. һәм башлангыч сыйныф укытучысы Халиуллина Н.М. таныштырдылар. Барлык укучыларга уңышлар телибез.
-
Көзге бал 16.10.2015

16 нчы октябрь көнне мәктәптә "Көзге бал " бәйрәме үтте. Чарада барлык укучылар, укытучылар катнашты. Бәйрәмне оештыручы педагог - оештыручыбыз : Минигулова Л.М.га һәм 11 сыйныф укучыларына , аларның сыйныф җитәкчесе Ибрагимова Р.В. га һәм башка сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ахметова А.М.
-
Юл билгеләрен беләсеңме? 06.10.2015

6 нчы октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Юл билгеләрен беләсеңме?” дигән темага балалар иртәсе булып узды. Максаты: юл билгеләрен искә төшерү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә омтылыш тәрбияләү.
-
Үзидарә көне 05.10.2015

3 октябрь көнне мәктәптә үзидарә көне үткәрелде. 11 сыйныф укучылары мәктәптә дәресләр бирделәр. Бу көнгә әзерлек алдан ук башланды: укучылар арасыннан “дирекция составы” сайланды, укучылар дәресләрне бүлештеләр, планнар төзеделәр.
Бу көнне укытучыларны кабинет ишекләренә “очып” кунган сары яфракларда бәйрәм белән котлау сүзләре каршылады. Директор кабинетында “ мәктәп директоры” И.М. Ибрагимов һәм аның “урынбасарлары” Р.Р. Мусин, Г.М. Ибрагимова үткәргән киңәшмәдән соң “укытучылар” дәресләргә таралыштылар.
Соңыннан, 11 сыйныф укучылары үткән көн турында фикер алыштылар, уй-хисләре белән уртаклаштылар.
Сыйныф җитәкчесе Р.В. Ибрагимова
-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

Беренче октябрь көнне Өлкәннәр көне бәйрәме үтте. Чарага пенсионер укытучылар,хезмәт ветераннары һәм техтик эшчеләр чакырылды. Пенсионер укытучылар катнашында сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте.Бәйрәмдә укучылар тарафыннан концерт куелды.
Ахметова А.М
-
Акция" Яхшылык әшлә" 25.09.2015

"Игелеклелек атнасы" кысаларында үткәрелгән чараларда 5 сыйныф укучылары актив катнашты. Гамәлдән чыккан материаллардан төрле уенчыклар ясап балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга бүләк иттеләр. Алар белән кызыклы уеннар уйнадылар.
Сыйныф җитәкчесе: Таһиров Р.А.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы. 20.09.2015

19 сентябрь көнне беренче гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышның көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды:
1. Мәктәп директоры Л.М.Бикушева 2015-2016 уку елына урта сыйныф укучыларының Федераль Дәүләт укыту стандартының икенче буынына күчү белән бәйле мәсәләләр, яңа санитар норма таләпләре белән таныштырды.
2. ЗДУВР, Р.В.Ярмухаметова. БДИ, Дәүләт Йомгаклау Аттестациясе нәтиҗәләре һәм 2015-2016 уку елына әзерләнүдә ата-аналар алдында торган бурычлар белән таныштырды.
3. ЗДВР, А.М.Ахметова ., 2014-2015 уку елында тәрбия өлкәсендәге уңышлар һәм проблемаларга нигезләнеп, агымдагы елга куелган планнар белән таныштырды.
Алга куелган максатларны тормышка ашырырга, җыелышта сөйләгәннәрне тәрбия эшендә кулланма итеп алырга дигән карар кабул ителде.







