Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
1 нче көн: "Балаларны яклау көне" 01.06.2022

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне белән җәйге лагерьның беренче көнен башлап җибәрдек. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
-
"Соңгы кыңгырау" 24.05.2022

Бүген, 9-11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады.Тантанада чыгарылыш сыйныфлар өчен бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Укучылар да үз чиратларында яраткан укытучы-остазларына һәм әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен белдерде.
Без барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының да дәүләт имтиханнарын иң югары балларга тапшырып, үзләре сайлаган уку йортлары студентлары булуларын телибез. Алган белемнәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын. Ак юллар сезгә укучылар!
-
Батырларыбыз янә бартырлар 22.05.2022

Районыбызда ислам диненең 1100 еллыгына багышланып көрәш ярышы булып үтте. 5 районнан килгән батырлар арасында үз авырлыклары белән көрәшеп безнең укучыларыбыз алдынгы батырлар булып калдылар.
-
"Җиңү көне" 09.05.2022

Бөек җиңүнең 77 еллыгына багышланган митингта укучыларыбыз катнашты. Бәйрәм концертыннан соң үлемсез полк үткәрелде.
-
Чистайдан көрәшчеләребез җиңүләр белән кайттылар 07.05.2022

Бүген Чистай шәһәрендә үткәрелгән көрәш ярышларыннан безнең көрәшчеләребез җиңүләр белән кайттылар. 3 нче сыйныф укучысы Замалетдинов Зөлфәт -1 нче урын, 8 нче сыйныф укучысы Галимов Рияз - 2 нче урын, 10 нчы сыйныф укучысы Камалов Илдус -1 нче урынны яулады. Молодцы егетләр!
-
"Рамазан гаете" 02.05.2022

2 нче май мәчетебездә Рамазан гаете бәйрәме үткәрелде. Безнең укучыларыбыз да бу бәйрәмдә актив катнаштылар. Төрле кул эшләре, рәсемнәр, шамаилләр ясап бүләкләр алдылар. Бәйрәм концертыннан соң мул табын артында сыйланып таралдылар.
-
Көрәшче егетләребез янә җиңүчеләр 30.04.2022

29 нчы апрель көнне Әлки районыннан безнең көрәшче егетләребез җиңүләр белән кайттылар.Турнирда 200гә якын көрәшче катнашкан. Үз авырлык категорияләрендә безнең 10 сыйныф укучысы Камалов Илдус – беренче, Замалетдинов Зөлфәт өченче урынны яулады. Әфәрин егетләр!
-
"Тукай безнең күңелләрдә" 26.04.2022

Башлангыч сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, "Тукай безнең күллердә" дип аталган уен квест үткәрелде. Укучылар бу уен квеста бик теләп катнаштылар , җиңүчеләргә татлы бүләкләр тапшырылды.
-
"Битва умов" 21.04.2022

Район китапханәчеләре югары сыйныф укучылары өчен патриотик темага уен үткәрделәр . Уен дүрт этапта узды, анда катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшереп, тарихи күзаллауларын киңәйттеләр. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Шахматчы егетебезнең яңа җиңүләре 20.04.2022

Бишенче сыйныф укучысы Гафиятуллин Фаил Чистай шәһәрендә үткән шахмат турнирыннан янә җиңүләр белән кайтты.




