• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Аксубаевский
  • Школы
  • МБОУ «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2
Телефон: +7(843)-444-38-46
E-Mail: Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ"
Руководитель: Насыров Рафик Гумерович
Год основания учреждения: 1829
У нас учатся: 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар
У нас учат: 14 педагогов / 14 укытучы

Новости Нижнетатмайнской средней школы

“Мин матур язам” конкурсы

Опубликовано: 13.02.2023

“Мин матур язам” конкурсы

Безнең халыкның фикер сөреше шундый: әгәр матур, пөхтә язса, бала яхшы укучы, тәртипле булып санала һәм киресенчә. Шуңа күрәдер, ата-аналарның   балаларын матур язарга өйрәтәсе килә. Ә өйрәтә алмаса, нишләргә?  Гомумән, нәрсә соң ул «матур язу»?

Гомумән алганда, язуның «яхшы» яки «начар» дигән төшенчәсе юк. Шулай да, тышкы күренешенә карап матур яисә матур түгел дип бәяли алабыз. Кагыйдә буларак, язу формалашсын өчен шактый вакыт кирәк. Бала 5-6 яшендә язарга өйрәнә башлый гына әле. Тиешле язу күнекмәсе булмау сәбәпле, ул тиз яза алмый. Бу чорда бала хәрефне, сүзне  ничек дөрес һәм матур итеп язу турында гына уйлый. Ә 11-12 яшьләрдә язуы үзгәрә, тизлеге дә арта. Ул инде текст эчтәлегенә игътибарын юнәлтә һәм аның язу рәвешендә эчке халәте дә чагыла башлый.

Үткән елны кебек үк, бу елны да безнең мәктәбебездә “матур язу” конкурсы булып үтте. Башлангыч сыйныф укучылары актив катнашты. Балаларның язу буенча сәләтләре әлбәттә яхшырак, үткән ел белән чагыштырганда. 

Конкурс өч этаптан торды. Беренче этапта укучыларга алфавитны матур каллиграфик дөрес язу белән күчереп язырга һәм  төрле логик биремләрне үтәргә кушылды. Икенче этапта укучыларга махсус басма хәрефләр белән бирелгән шигырьне күчереп язырга һәм язу элементларын кулланып рәсем ясарга тәгъдим ителде. Өченче этапта балалар компьютерда, Word программасында текст җыйдылар.

Шундый күптөрле, кызыклы биремнәрне башкарып нәтиҗә ясагач, III сыйныфтан Нурматова Асия I урынны яулады. Камалов Илнур, II сыйныф укучысы, II урынга иреште. Ә III урынга, II сыйныф укучысы, Закиров Инсаф билгеләнде. Актив катнашкан һәм урынга ирешкән укучыларга бүләкләр бирелде. Укучыларыбызга киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә телибез



К списку новостей