Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
12 нче июнь - Рәсәй көне 12.06.2024

Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан, "Дуслык" мәктәп лагерына йөрүче балалар белән төрле чаралар уздырылды.
-
Ришвәтчелеккә без "Юк!" дибез 11.06.2024

Бүген лагерьда балалар белән ришвәтчелек турында сөйләштек. Укучылар ришвәтчелеккә каршы көрәшү темасына матур рәсемнәр ясадылар. Соңыннан Кәрим күлендә көймәдә йөздек, табигатьтә уеннар уйнадык.
-
"Дуслык" лагеры табигать кочагында 10.06.2024

Бүген балалар белән табигатькә чыктык. Чирмешән буйларын, Сәет күлен карап, авылыбыз тирәсендәге болыннарда рәхәтләнеп уйнап, самолетлар очырып кайттык.
-
7 нче июнь- шоколадлы туңдырма көне 07.06.2024

Бүген безнең лагерьда "Баллы көн" булды,чөнки 7 нче июнь- шоколадлы туңдырма көне буларак билгеләнеп үтелә. Балалар туңдырма турында шигырьләр яздылар, рәсемнәр ясадылар, туңдырма ничек ясалувы турында видео карадылар һәм шоколадлы туңдырма белән сыйландылар. Соңыннан саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
-
Рус теле көне 06.06.2024

6 июнь - бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Мәктәп лагеренда бу көнне балалар арасында ярыш уздырылды. Алар шагыйрь һәм аның иҗаты буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Ребуслар чиштеләр, рәсемнәр буядылар һәм үзләре дә шигырь язып карадылар
-
5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне 05.06.2024

Әлеге экологик бәйрәм 1972 елдан билгеләп үтелә. Бүген экологик проблемалар бик күп, ләкин һәркем, аз-азлап булса да, планетабызны саклау өчен үз өлешен кертә ала. Ничек итепме? Гап-гади кагыйдәләрне үтәп. Тәрбиячеләр лагерьга йөрүче балалар белән шушы кагыйдәләрне искә төшерделәр. Һәркем үти алырлык гади һәм җиңел кагыйдәләр. Гади генә булсалар да, алар безнең тирә - юнебезне саклауга зур өлеш кертергә сәләтле. Балалар арасында шушы кагыйдәләргә нигезләнеп ясалган рәсемнәр конкурсы да үтте.
-
Бөтендөнья кариеска каршы көрәш көне 04.06.2024

4 нче июнь "Бөтендөнья кариеска каршы көрәш көне" буларак билгеләп үтелә. Бу көнне кариес һәм аны профилактикалау ысуллары турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлтелгән төрле чаралар үткәрелә.
Әлбәттә, "Дуслык" лагеры да читтә калмады. Балалар белән кариес турында, аның килеп чыгу сәбәпләре һәм аны булдырмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләштек. Шулай ук дөрес теш чистартуны да искәртеп үттек. Әңгәмәдән балалар кариеска багышланган кызыклы квест үттеләр. -
Мәктәп лагеры ачылды 03.06.2024

Бүген мәктәп алдындагы "Дуслык" лагеры үзенең эшен башлап җибәрде.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2024

Күркәм традиция буенча, 25нче майда барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырауның моңлы тавышы чыңлады. Бу көнне безнең мәктәбебездә дә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Соңгы кыңгырау бәйрәме олы тормышка юлланучы кичәге укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур, тынгысыз, соклангыч һәм шул ук вакытта сынаулар белән тулы, җаваплы булачагын искәртеп тора кебек. Соңгы тапкыр яңгыраган кыңгырау чыңы укытучылары, сыйныфташлары, туган мәктәбе белән хушлашу авазыдай булып тора.
-
Гаиләгә багышланган сыйныф сәгате 15.05.2024

Укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру,аларга әти-әни, әби-бабай хакын хаклау кирәклеген аңлату, балачактан үзеңне бәхетле гаилә төзергә әзерләргә кирәклеген төшендерү максатыннан, мәктәптә “Минем гаиләм” темасына сыйныф сәгатьләре уздырылды.




