Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Җиңү бәйрәме 09.05.2024

Бөек җиңүнең 79 елыгына багышланган митинг. Укучылар авылдашларыбыз өчен матур бәйрәм күрсәттеләр. Өлкән буынга үз куллары белән ясалган котлау открыткаларын тапшырдылар.
-
Укучыларыбыз -яшь патриотлар 09.05.2024

Яшь патриотлар, Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт йөзеннән, үз бурычларын горурлык белән башкардылар. Балалар - илебезнең киләчәге, һәм без аларның Ватаныбызның лаеклы яклаучылары булачагына ышанабыз.
-
"Үлемсез полк" акциясе 09.05.2024

Укучылар "Үлемсез полк"акциясенә кушылды. Бабайларыбыз безнең киләчәгебез өчен көрәшкән. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк!!!
Атлыйк әле, бергә атлыйк
Үлемсез полк белән.
Җәлил кебек, бабам кебек
Үлемсез батырлар белән! -
Җиңү көненә открыткалар 06.05.2024

Мәктәбебездә бәйрәм чараларына әзерлек бара.
-
Профориентационное занятие 02.05.2024

Сегодня прошло очередное занятие внеурочной деятельности «Россия – мои горизонты» на тему «Пробую профессию в креативной сфере». Обучающиеся сыграли в игру-разминку, посмотрели видеоролик, приняли участие в симуляторе«Креативный продюсер». Ребята поняли, что креативное продюсирование открывает большие возможности для реализации творческих идей! Однако в этой сфере нужно быть не только творческим, но и очень организованным, внимательным и настойчивым человеком.
-
Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз! 01.05.2024

Беренче май - иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, язгы яңару, киләчәккә якты өметләр һәм хезмәткә югары бәя биру символы. Язны барыбыз да аның жылысы һәм тормышка яңа өметләр алып килүе өчен яратабыз.
Беренче май - гаиләгез, якыннарыгыз белән күнелле ял итү бәйрәме булсын! Сезне ямьле язгы көннәр һәм тыныч аяз күк йөзе куандырсын! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез.
-
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. 26.04.2024

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза.
-
Неделя психологии. Пятый день. 26.04.2024

Проведены классные часы по правовому воспитанию и профилактике правонарушений для обучающихся 5-9 классов.
-
Эколятлар көне 25.04.2024

Безнең балалар бакчасында “Эколятлар көне”нә карата “Яшь экологлар” дип аталган чара уздырылды.Бу чара кече яшьтән балаларның табигатьтә үз-үзләрен тота белү күнекмәләрен һәм аңа сакчыл караш тәрбияләүне күз алдында тота. Башлангыч сыйныф укучылары эколят әкият геройларына киенеп (Елочка, Тихоня) балаларга табигатьне саклау буенча иң мөһим тәрбия үрнәкләрен күрсәтте.
-
Психология атналыгы. Дүртенче көн. 25.04.2024

Психология атналыгы кысаларында балалар бакчасында "Курку һәм кыюлык" темасына дәрес үтте. Балалар "Бикбатыр белән Биккуркак" турында мультфильм карадылар, "Куян һәм фил" дигән уен уйнадылар. Нәтиҗәдә, курку һәрвакытта да нигезле булмаганын аңладылар.




