Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №6» Заинского муниципального района РТ (школа - центр компетенции)
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, Проспект Победы, дом 17 |
Телефон: | +7(855)-583-48-43 |
E-Mail: | sh637@mail.ru, S6.Zai@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "ЗСОШ №6" |
Руководитель: | Камалиева Ляйсан Юнусовна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 1187 учащихся |
У нас учат: | 62 педагога |
Все школьные новости!!!
Зәйдә әти-әниләр БДИ тапшырып карады
Опубликовано: 22.03.2021Бүген зәйлеләр әлеге Бөтенроссия акциясенә кушылды: шәһәрнең 6нчы мәктәбендә 21 кеше бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Алар рус теленнән белемнәрен сынады.
-Бу - Рособрнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгы уздыра торган Бөтенроссия акциясе. Әти-әниләрнең имтихан тапшыруы, беренче чиратта, БДИның тискәре образы турындагы уйдырмаларны юкка чыгару өчен кирәк. Икенчедән, балалар имтиханга әзерләнгәндә нинди моментларга игътибар итәргә кирәклеген тагын бер кат искәртү өчен,- диде мәгариф идарәсе методисты Венера Әюпова.
Имтихан бирү җыйнаклык, җитдилек, төгәллек таләп итә. Һәм сынауларның уңышлы үтүе әти-әниләрдән дә тора. Чөнки өеннән чыгып киткәндә һәм аудиториягә барып кергәндә баланың үз-үзенә ышанычы нык булырга тиеш. БДИ тапшыру процедурасын үзе үтеп караган әти-әни киңәшләре, игътибары, төпле сүзе белән тынычландыра, баласының эчке күңел халәтен ныгыта ала да инде.
Имтихан биреп карау Роспотребнадзор таләпләрен үтәп оештырылды. Мәктәпкә керүгә әти-әниләрнең тән температурасы үлчәнде, кулларны зарарсызландыру үткәрелде, һәркем битлектән иде. Әлбәттә, аларның барысы да металлодетектор аша паспортларын күрсәтеп узды.
Имтихан тапшыручылар аудиториядә урыннарын алгач, аларга документлар тутыру тәртибе аңлатылды. Шуннан соң алар тест биремнәрен башкаруга керештеләр. Барлык биремнәрне башкаруга 55 минут вакыт бирелде.
Аудиториядән һәркем күтәренке кәеф белән чыкты.
-Әйбәтләп әзерләнсәң, тапшырып була торган имтихан, - диде бер ханым.
Әлеге фикерне хуплаучылар да табылды.
-Совет мәктәбе безгә төпле белем бирде. Тест биремнәрен эшләү авыр булды дип санамыйм,- диде Людмила Коженкова.
К списку новостей