• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6
Телефон: +7(855)-587-08-13
E-Mail: zairoo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ"
Руководитель: Сафаргалиев Эрнст Раисович
Год основания учреждения: 2011
У нас учатся: 5353
У нас учат: 840

Новости Управления образования

Центр "Точка роста" берет на вооружение передовые методики работы с одаренными детьми

Опубликовано: 12.12.2023

«Үсеш ноктасы» үзәге сәләтле балалар белән эшләүнең алдынгы методикаларын куллана

2022 елда «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында төзелгән «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләр мәгариф үзәге эше кысаларында Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7 нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучыларны төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашуга әзерләү буенча педагоглар эшчәнлеге алып барыла.

«Үсеш ноктасы» үзәге эшчәнлегенең төп максаты-белем бирү сыйфатын яхшырту, укучыларның уку предметларын һәм өстәмә белем бирү программаларын үзләштерү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен шартларны камилләштерү.

«Үсеш ноктасы»ның цифрлы мөмкинлекләре биология укытучысына укучыларны Бөтенроссия укучылар олимпиадасына әзерләргә мөмкинлек бирә. 2023 елда Танчук Юлия Ивановна укучылары биология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче һәм призер булдылар, шулай ук Казан дәүләт энергетика университетыннан «Киләчәк тикшеренүчеләр-фәннең киләчәге» Бөтенроссия олимпиадасының финалына үттеләр. «Үсеш ноктасы» үзәге мөмкинлекләре физика һәм химия укытучыларына мәктәп укучыларын Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабына әзерләргә мөмкинлек бирде.

Мәктәп укытучысы Советникова Ольга Викторовна билгеләп үткәнчә, заманча җиһазлар һәм нәтиҗәле эш методикасы талантлы балаларны ачуда ярдәм итә. 8 "А" сыйныф укучысы Йосыпов Дамир конкурс сайлап турын  уңышлы узды һәм Казан талантлар университетыннан «Зур чакырулар» Бөтенроссия конкурсына әзерлек буенча профильле сменада катнашты.

«Үсеш ноктасы» үзәге җиһазларын куллану педагогларга укучылар белән эшне сыйфатлырак һәм нәтиҗәлерәк оештырырга, практик һәм лаборатория эшләрен нәтиҗәле башкарырга мөмкинлек бирә



К списку новостей