Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
Телефон: | +7(855)-587-08-13 |
E-Mail: | zairoo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сафаргалиев Эрнст Раисович |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 5353 |
У нас учат: | 840 |
Новости Управления образования
Центр «Точка роста» - современная комфортная образовательная среда
Опубликовано: 02.09.2023“Үсеш ноктасы” үзәге - заманча уңайлы белем бирү мохите
«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Түбән Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2023 елның 1 сентябрендә «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле белем бирү үзәге ачылды. Бу авыл мәктәбе тормышында аерым вакыйга булды. Тантаналы чарада авыл җирлеге башлыгы Насретдинов Дамир Вәгыйз улы, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Хәбибуллин Марат Мөдәрис улы, мәктәп укытучылары, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Мәктәптә химия һәм биология, физика кабинетлары, лаборатория кабинетлары ремонтланган. Матди-техник база ныгытылган: нейротехнология буенча уку лабораториясе, физиология, биология, физика, химия буенча цифрлы лаборатория, механика, мехатроника һәм робототехника буенча белем бирү җыелмасы, сәнәгать робототехника системаларын конструкцияләү җыелмасы, күп компонентлы робототехника системаларын һәм манипуляцион роботларны өйрәнү җыелмасы, робот-манипуляторлар.Мәктәптә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү дәрәҗәләрендә укучыларның цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильле төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын үзләштерүен тәэмин итүче укыту һәм тәрбияләүнең яңа ысулларын, белем бирү технологияләрен кертү, «Физика», «Биология» һәм «Химия» фәннәре буенча укыту ысулларының эчтәлеген яңарту һәм камилләштерү өчен шартлар тудырылган. Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында үзәк базасында «Күңелле физика», «Гаҗәеп янәшә», «Яшь табигатьне саклаучылар», «Күңелле химия» түгәрәкләре эшләячәк. Түбән Биш мәктәбе директоры Иванов Сергей Владимирович билгеләп үткәнчә, мәктәпнең «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектында катнашуы мәктәптә заманча белем бирү мохите булдырырга һәм авыл укучыларның белем бирү сыйфатын арттыру өчен мөмкинлек бирә.
К списку новостей