Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
Телефон: | +7(855)-587-08-13 |
E-Mail: | zairoo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сафаргалиев Эрнст Раисович |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 5353 |
У нас учат: | 840 |
Новости Управления образования
Проект «Доброшкола» создает современные условий для обучения и воспитания детей с ограниченными возможностями здоровья.
Опубликовано: 28.08.2023"Доброшкола" проекты мөмкинлекләре чикле балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыра.
Мөмкинлекләре чикле һәм инвалид укучыларга сыйфатлы белем бирүне оештыру өчен 2023 елда «Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 9нчы Зәй мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруда катнаша. «Доброшкола» проекты кысаларында мәктәптә инфраструктура яңартылды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен заманча шартлар тудырылды: ике логопедия кабинеты, педагог-психолог кабинеты, сенсор бүлмәсе, компьютер кабинетларына ремонт үткәрелдеһәм тулысынча җиһазландырылды. Психологик-педагогик ярдәм итү һәм коррекцион эш күрсәтү өчен балалар һәм педагоглар өчен уңайлы шартлар тудырылды.
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 9нчы Зәй мәктәбенең директоры Мойкина Гөлнара Вәгыйз кызы билгеләп үткәнчә, «Доброшкола» проектын тормышка ашыруда мәктәпнең катнашуы – педагогларның һөнәри осталыгын арттыру һәм үз-үзен үстерү өчен көчле стимул. Аның нәтиҗәсе-белем бирү сыйфатын күтәрү, үзбилгеләнүнең уңышлы булуы һәм булачак чыгарылыш укучыларының шәхси компетенцияләрен үстерү.
9 нчы Зәй мәктәбенең «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектында катнашуы уңайлы белем бирү мохите булдырырга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның белем бирү сыйфатын арттыру өчен мөмкинлек бирә.
К списку новостей