• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6
Телефон: +7(855)-587-08-13
E-Mail: zairoo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ"
Руководитель: Сафаргалиев Эрнст Раисович
Год основания учреждения: 2011
У нас учатся: 5353
У нас учат: 840

Новости Управления образования

Юная заиночка Токранова Арина вошла в число победителей V международного конкурса «Джалиловские чтения»

Опубликовано: 18.02.2023

17 нче февраль көнне Казанның " Сәйдәш" культура үзәгендә V халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесенә йомгак ясалды. Быелгы Җәлил укуларында 40 меңнән артык кеше катнашып, 23 телдә шигырьләр сөйләнелгән. Шулар арасыннан 836 катнашучы финалга чыкты. Финалистлар арасыннан иң лаеклыларын сайлап, 115 катнашучыга беренче, икенче һәм өченче урыннарны тапшырдылар. Җәлил укуларында безнең Зәй шәһәре ' Алтынчәч " балалар бакчасыннан Токранова Арина катнашты. Ул  Муса Җәлилнең " Кызыма" дигән шигырен өч телдә сөйләде.  Һәм нәтиҗәдә лаеклы икенче урынны яулады. Аны бәйгегә тәрбиячеләр Рания Уразайкина һәм Гөлфия Тимофеева әзерләде. Арина Казанга бүләкләү тантанасына тәрбиячесе Рания Уразайкина һәм әнисе Вера Николаевна белән барды.

Рания Уразайкина бәйрәм турындагы уй - хисләре белән уртаклашты.

- Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма  комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы ачып җибәрде. Ул барлык җиңүчеләрне котлап, аларга яңа уңышлар теләде. Концерт өч өлештән  торды. Концертта     Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, күренекле артистларыбыз җырладылар, биеделәр. Барысы да бик  матур оештырылган иде. Шулардан иң дулкынландыргыч мизгел, җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру иде. Беренче урыннарны Рамил Төхватуллин котлады, икенче урыннарны котлау өчен сәхнәгә Инсаф Аблулла күтәрелде, ә өченче урыннарны Алмаз Миргаязов тәбрикләде. Җиңүчеләрнең һәрберсенә истәлекле дипломнар, чәчәк бәйләмнәре һәм сертификат тапшырылды. Бәйрәм бик матур, җанлы узды. Безнең Арина башка катнашучылар белән танышты, аралашты, алай гына түгел, Вьетнам кызы белән фотога да  төшәргә җитеште. Без Казаннан зур горурлык белән кайттык. Башкаларга да катнашыгыз, җиңегез дигән теләктә калабыз.



К списку новостей