• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6
Телефон: +7(855)-587-08-13
E-Mail: zairoo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ"
Руководитель: Сафаргалиев Эрнст Раисович
Год основания учреждения: 2011
У нас учатся: 5353
У нас учат: 840

Новости Управления образования

“Алтынчеч-”неделя родного языка

Опубликовано: 16.02.2023

                                                                                  Зәй балалар бакчасында туган тел атналыгы бара

Бүген – 16 февральдә Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасында “Туган телем – анам теле” дигән бәйрәм узды.

Алып баручы Гөлфия Тимофеева кичәне туган тел шигыре белән башлап җибәрде.Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары – “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Адымнар” татар мәдәнияте клубы. Аның җитәкчесе – Фәнур Миннекәев. Клуб әгъзалары Тәслимә Гәрәева, Гөлшат  Әгъзамова, Рәйсә Шушарина, Рания Уразайкина, Гөлсем Мирзыянова һәм Фәния Әгъзамова сәхнәгә күз явын алырлык матур татар  костюмнарыннан чыкты. Иҗат төркеме балалар һәм педагоглар алдында чыгыш ясап, татар халык җырларын башкарды. Ветеран педагог Фәния Әгъзамова Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде.

“Сәләтле бала” региональ конкурсы җиңүчесе Динара Кәримова “Әбием” җырын җырлады. “Муса Җәлил укулары” V халыкара конкурсы җиңүчесе Арина Токранова Муса Җәлилнең “Кызыма” шигырен рус, татар һәм инглиз телләрендә башкарды. Зурлар төркеменнән Алмаз Гатин һәм Сергей Спиридонов Муса Җәлил язган “Акбай” шигырен сөйләде. Татар халкының яраткан  “Капкалы” уены бәйрәмгә җылылык өстәде.Татар теленә багышланган бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмаланды.- Без  бакча коллективы барлык балалар һәм әти-әниләр исеменнән “Адымнар” клубына зур рәхмәт белдерәбез. Мондый эчтәлекле чараларның балаларга милли тәрбия бирүдә әһәмияте бик зур. Артистларның чыгышын балалар тын да алмый тыңлады, һәр җырдан соң аларны көчле алкышларга күмде. Татар костюмының матурлыгына, татар җырларының дәртле һәм бик матур булуына сокланды, - ди бакча мөдире Ләйлә Мостафина мәдәният хезмәткәрләренең һәм педагогларның уртак эшенә зур бәя биреп.

 

 



К списку новостей