Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
Телефон: | +7(855)-587-08-13 |
E-Mail: | zairoo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сафаргалиев Эрнст Раисович |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 5353 |
У нас учат: | 840 |
Новости Управления образования
«А у нас во дворе…»
Опубликовано: 17.04.2021Александр Бистәсе төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлары арасында проект эшләрен тыңлау һәм яклау чаралары булып узды. Агымдагы ел Зәй районында туган телләр һәм халыклар берлегенә, туган якка хөрмәт тәрбияләүгә багышланганлыктан укучыларның да проект эшләре туган йорт күренешләренә багышланган иде. Проект эше балаларның бай фантазиясен эшкә сәләтен тулысынча чагылдырган: тулы бер хуҗалыкта пөхтә, матур итеп эшләнгән авыл йорты, ишегалдында сарай, су коесының агач бурасы, бакча, таганы белән балалар мәйданчыгы, чәчәк түтәлләренә дә урыннар җитешкән. Проект эшендә йорт хайваннарына, кош-кортларга багышланган зона да бик кызыклы. Сарай янында башын горур тотып, сап- сары йомгаклары арасында кайнашкан тавыкны тилгәннәрдән саклап, әтәч як-якка карана; баскыч астында кояштан качкан тук, канәгать дуңгызлар аунаша; койма эчендә гаиләнең зур терәге – сыер, хәтта сарыклар белән кәҗәгә дә урын җиткән. Ой артындагы мәйданда бакча урнашкан. Нәрсә генә үсми бу бакчада! Суган, кишер, кәбестә түтәлләрдә үз урыннарын алганнар. Балалар үз эшләрендә кәгазь, ком, салам бөртекләре, агач ботаклары, төрле-төрле ярмалар кулланып күмәк эш башкарганнар. Укучылар үзләрененң проект эшләре белән командада эшли белү, конструкцияләү осталыкларын башкаларга да күрсәтә, исбат итә алдылар.
К списку новостей