• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6
Телефон: +7(855)-587-08-13
E-Mail: zairoo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ"
Руководитель: Сафаргалиев Эрнст Раисович
Год основания учреждения: 2011
У нас учатся: 5353
У нас учат: 840

Новости Управления образования

Финал Чемпионата Школьной Баскетбольной Лиги "КЭС-БАСКЕТ" Республики Татарстан

Опубликовано: 17.04.2021

Татарстан Республикасы "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалы. 2021 елның 16-18 апрелендә Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасының "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалы уза.Финалда Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 16 командасы катнаша. Зәй, Әлмәт, Яшел Үзән, Кукмара, Спас муниципаль районнарыннан, Казан шәһәреннән, Яр Чаллы шәһәреннән егетләр командалары, Зәй, Арча, Кайбыч, Лениногорск, Ютазы, Түбән Кама районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән кызлар командалары катнаша. Барлыгы 212 кеше.Чемпионатның тантаналы ачылышында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуардович Галиев, мәгариф һәм фән министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү бүлек җитәкчесе Лилия Наилевна Яруллина, мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр секторы мөдире Лариса Гайсеевна Габитова, Зәй муниципаль мәгариф идарәсе начальник урынбасары Исакова Әлфирә Габдельбәр кызы, спорт идарәсе начальнигы Ашрапов Илфат Зиннур улы катнашты.

«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы 2007 елда Пермь шәһәрендә «Т Плюс» төркеме ярдәмендә оештырылган иде, аның төп максаты-балаларны мөмкин кадәр күбрәк спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту, баскетболны чын-чынлап массакүләм һәм һәркем өчен ачык итү. Край проекты буларак уйланылган «КЭС-БАСКЕТ» чемпионаты хәзер үк Россия Федерациясенең бөтен территориясендә иң масштаблы социаль спорт проекты булып тора. Россиянең 69 регионыннан 18 447 мәктәп командасы илнең иң көчле коллективларын ачыклый. 2020-2021 еллар сезонында проектта Россиянең 65 регионыннан мәктәп укучыларының җыелма командалары катнаша. Мәктәп укучылары баскетболның югары дәрәҗәдә булуын һәм җиңү теләге зур булуын күрсәтә.18 нче апрель көнне Зәй шәһәренең 7 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында тантаналы ябылу чарасы һәм чемпионатта җиңүчеләрне игълан итү узачак. Командаларга уңышлар телибез!

 



Фоторепортаж:
КЭС-Баскет

К списку новостей