Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
Телефон: | +7(855)-587-08-13 |
E-Mail: | zairoo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сафаргалиев Эрнст Раисович |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 5353 |
У нас учат: | 840 |
Новости Управления образования
Муниципальный конкурс «Татар кызы – 2021»
Опубликовано: 16.03.20212021нче елның 16нчы марты көнне Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Зәйдә Туган як елы һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үзенчәлекле бәйге үткәрелде.
Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән саф татар телендә аралашучы кызлар сүз байлыгында, талантларын күрсәтүдә, пешеренүгә хирыслыкта, тапкырлыкта көч сынашты.
«Татар -кызы-2021» бәйгесе иң элек мәктәпләрдә үткәрелеп, анда иң-иң уңганнары район турына сайлап алынды.
Үсеп килүче буынның туган телебезне белеп, аның аһәңле, матур сөйләм телен пропагандалап, менә шулай бәйгеләрдә катнашуы бик куанычлы. Татар телен һәр мәктәпнең әнә шундый күркәмкызлары үрнәгендә күрсәтә алу - ул яшүсмерләр арасында аңа мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз. Татар кызлары арасындагы бәйге районда беренче мәртәбә оештырылды.
Бәйгенең район турында 7-11нче сыйныфлардан 14 кыз катнашты. Шулай ук кызларга татар халкының гореф-гадәтләре,аш-суга осталыклары, телне белү дәрәҗәсе буенча берничә бирем үтәргә туры килде.
К списку новостей