• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6
Телефон: +7(855)-587-08-13
E-Mail: zairoo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ"
Руководитель: Сафаргалиев Эрнст Раисович
Год основания учреждения: 2011
У нас учатся: 5353
У нас учат: 840

Новости Управления образования

"У войны не женское лицо"

Опубликовано: 13.01.2021

Наҗия апаның искә алуыннан чыгып: “Төгәл генә аен һәм көнен белмим. Әнкәйнең: “Кызым, син кышның иң салкын аенда тудың”, - дип сөйләгәне хәтердә калган.

   Бала чагы бик авыр елларга туры килә. Колхозлашу чорларының иң катлаулы вакытлары. Бар авырлыклар артта калды, авызыбыз икмәккә тиенде дигәндә генә, каһәр суккан герман сугышы башланды. 14-15 яшьлек үсмер кыз бала идем мин ул чакта. Язгы чәчү тәмамланып, авылларда гөрләп Сабантуйлары үткәргән көннәр иде ул. Бәйрәмнәрдән соң халык болында печән чабарга әзерләнеп йөргән көннәр иде.

   Авылның эшкә ярардай барлык ир-ат халкына 2-3 көн эчендә район хәрби комиссариатына чакыру килде. Минем әткәй дә читтә калмады. Әнкәй берсеннән берсе кечкенә 4 баласын кочаклап ялгыз калды. Мәет чыккандай тынып калды авыл.

   Баштарак, сугыш тиз генә бетәр дә, әткәйләр-абыйлар дошманны җиңеп кайтып та җитәрләр дигән өметләр акланмады. Ул арада бик күп гаиләләргә кара тамгалы хатлар (похоронкалар) да килә башлады. Әнә шул кара тамгалы хат килгән көн – минем өчен ул елларның иң бәхетсез көне булып истә калган. “Тиздән кайтырбыз”, дип китеп хәбәрсез югалган әткәйне әнкәй-мәрхүмә гомере буе көтте.

   Әй ул елларның авырлыгы! Аны үз башыннан кичкән кеше генә аңлый ала. Иртә таңнан караңгы төнгә чаклы басуда, фермада, урманда... Кайда кушсалар – шунда карусыз эшләдем дә эшләдем: җир дә сөрдем, чәчү дә чәчтем, сыер да саудым, көтү дә көттем... Гаиләдә иң өлкән бала булганлыктан, әнкәйнең төп ярдәмчесе дә мин булдым, ике сеңлем белән энемне тәрбияләү дә минем җилкәгә төште.

   Сугыштан соң да хезмәттән аерылмадым: колхозыбызда төрле эштә, күрше Иске Имән авлында кирпеч заводында, лаеклы ялга чыкканчы Теләнче Тамак ярдәмче мәктәбендә җыештыручы булып эшләдем. Әле аннан соң, яңадан туган авылыма кайткач, “Ромашкино” ял йорты ашханәсендә хезмәт куйдым.

   Хезмәтемне хөкүмәтебез лаеклы бәяләде: 1984 нче елда “Хезмәт ветераны” исеме, 2002 нче елда “Бөек ватан сугышы ветераны” исеме бирделәр, “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен” медале, Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Хәзерге көндә “Ромашкино” ял йорты тарафыннан бирелгән бер бүлмәле фатирда көн күрәм – барысы өчен дә хөкүмәтебезгә зур рәхмәт. Сугышлар яңадан булмасын иде!  “

Интервью  взято в 2013 году. Гиниятуллина Н.С. умерла 2 апреля  2014 года.

 



К списку новостей