• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6
Телефон: +7(855)-587-08-13
E-Mail: zairoo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ"
Руководитель: Сафаргалиев Эрнст Раисович
Год основания учреждения: 2011
У нас учатся: 5353
У нас учат: 840

Новости Управления образования

“Тукай укулары”

Опубликовано: 23.04.2019

Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә 23 нче апрель көнне инде 10нчы тапкыр уңышлы гына региональ “Тукай укулары” укучылар фәнни-гамәли конференциясе узды. Беренче елларны бу чара шәһәр күләмендә генә үткәрелсә, соңгы 6 елда  региондагы берничә шәһәр, район мәктәпләре катнашында уздырыла.  Ел саен конференция Габдулла Тукайның туган көне алдыннан үткәрелә. Шунысы куанычлы:  бу бәйгенең дуслары арта бара, катнашучылар саны да, географиясе дә шатландыра.

 Елдан-ел конференциянең чикләре киңәя: быел Конференциягә Татарстанның 11 районыннан 289 гариза кабул ителде, шулар арасыннан 162 укучының эше 2 нче турга сайлап алынды.  Конференция 11 юнәлештә оештырылды.  “Тукай укулары” фәнни-гамәли конференциясен үткәрүдә, студентлары зур булышлык күрсәтә.

         Фәнни-гамәли “Тукай укулары” укучылар конференциясендә компетентлы жюри әгъзалары арасында Казан Федераль университетының, Алабуга, Яр Чаллы филиалы укытучылары, нефтехим, медицина, педагогик коллияте  мөгаллимнәре,  Кашапова  Рәзимә Фаттах кызы -  «Татмедиа» АҖ Филиалы «Зәй ТВ» Телерадиокомпаниясе”нең “Зәй офыклары” журналисты, Илалтдинова Роза Хамзовна - «Татмедиа» «Новый Зай»   АҖ филиалы директоры - баш редакторы.     Алар укучыларның чыгышларын тыңладылар, сораулар бирделәр, балаларның эшләре белән таныштылар, җиңүчеләрне һәм призерларны ачыкладылар.




К списку новостей