• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6
Телефон: +7(855)-587-08-13
E-Mail: zairoo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ"
Руководитель: Сафаргалиев Эрнст Раисович
Год основания учреждения: 2011
У нас учатся: 5353
У нас учат: 840

Новости Управления образования

Зәйдә “Без бергә” республика фестиваленең зона этабы узды

Опубликовано: 28.03.2019

Зәйдә 2019 елның 28нче  марты көнне  «Без бергә» халык иҗаты Республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабы узды.

Фестивальдә республиканың  4 муниципаль районыннан  (Әлмәт, Азнакай, Чирмешән, Зәй) 7 яшьтән 17 яшькә кадәр 612 бала катнашты.

Фестивальне оештыручы-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Тантаналы ачылышта Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Чапков Александр Владимирович, мәгариф идарәсе башлыгы Гүзәл Халит кызы Зинурова катнашты.

Фестиваль-конкурс ике яшь төркемендә: кече төркемдә 9-12 яшьлек укучылар һәм урта төркемдә 13-15 яшьлек укучылар арасында хореография (халык, фольклор биюе), халык вокалы (соло), халык ансамбле (дуэт, трио, квартет, хор), инструменталь ансамбль (фольклор-инструменталь ансамбль, халык инструментлары ансамбле), әдәби уку (проза, поэзия, эпос), модалар театры номинацияләре буенча көч сынаштылар.

Билгеле булганча, кешенең иҗади талантына чикләр юк. Фестивальдә катнашучы һәркем биредә үзен вокал осталыкта һәм биюдә генә түгел, шулай ук  мода күрсәтүдә дә сынап карады.

Фестиваль - ул өстәмә белем бирү өлкәсендә иҗат белән шөгыльләнүче Татарстан Республикасы муниципаль районнары укучылары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру мәйданчыгы, шулай ук Татарстан Республикасының өстәмә белем бирү педагоглары арасында тәҗрибә уртаклашу урыны.

Фестивальдә катнашучыларның  барысына да зур рәхмәт белдерәбез. Яңа иҗади уңышлар телибез.

 

 


 

 

 



К списку новостей