Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
Телефон: | +7(855)-587-08-13 |
E-Mail: | zairoo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сафаргалиев Эрнст Раисович |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 5353 |
У нас учат: | 840 |
Новости Управления образования
Зәй муниципаль районың “Энергетик” мәдәният йортында “2018 – Мәгариф елы”на йомгак ясау тантанасы
Опубликовано: 20.12.2018Бүген Зәй муниципаль районың “Энергетик” мәдәният йортында “2018 – Мәгариф елы”на йомгак ясау тантанасы билгеләнеп үтте. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы да бар иде. Аларны “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Россия укучылар хәрәкәте командасы, 7нче мәктәпнең яшь армиячеләр командасы һәм Александр Шамов җитәкчелегендәге джаз оркестры каршылады.
Мәктәпкәчә белем бирү педагогларының муниципаль методик берләшмәсе җитәкчеләре, башлангыч сыйныфлар, математика, информатика, рус теле, татар теле, физик культура, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, шулай ук кече Фәннәр академиясе директоры, Зәй политехника көллияте директоры урынбасары педагогик коллективларның 2018 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
Бәйрәм концертында Зәй муниципаль районының иң яхшы балалар хореография коллективлары чыгыш ясады. Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе җитәкчесе һәм 9нчы мәктәпнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырылды.
Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Рәзиф Гали улы !2018- Мәгариф елы”на йомгак ясады, барлык педагогларны котлады, сәламәтлек, педагогик эшчәнлектә уңышлар, яңа идеяләр һәм аларны үзгәрешсез тормышка ашыруларын теләде.
Районның иң яхшы педагоглары Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, район башлыгының Мактау грамоталары, Башкарма комитетның рәхмәт хатлары, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Тәрбия өлкәсе кадрларының һөнәри осталыгы республика конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча “Педагог-оештыручы”,”Өстәмә белем бирү педагогы”, “Сыйныф җитәкчесе” номинацияләрендә, Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча 22 педагог бүләкләнде.
Балалар белән бергә педагоглар да бу күркәм бәйрәмдә чыгыш ясады. Мәгариф елы тәмамлануга карамастан, Зәй муниципаль районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, мәгариф системасының төп юнәлешләре өстендә эш дәвам итә.
К списку новостей