Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
Телефон: | +7(855)-587-08-13 |
E-Mail: | zairoo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сафаргалиев Эрнст Раисович |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 5353 |
У нас учат: | 840 |
Новости Управления образования
Зәебездә VIII региональ фәнни-гамәли “Тукай укулары” конференциясе
Опубликовано: 19.04.201718 нче апрельдә Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә укучыларның VIII региональ фәнни-гамәли “Тукай укулары” конференциясе узды. Конференция 3 юнәлештә оештырылган иде: татар теле һәм әдәбияты инглиз теле, башлангыч сыйныфлар. Татар теле һәм әдәбияты юнәлеше өч секциядә эшләде: 2-4 сыйныфлар,5-7 сыйныфлар,8-11 сыйныфлар.
Конференциядә Татарстан Республикасының Әлмәт,Түбән Кама, Баулы, Сарман, Актаныш, Мөслим,Алабуга район һәм шәһәрләреннән ясаучы укучылар үз эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр.
Фәнни-гамәли “Тукай укулары” укучылар конференциясе “Безнең планета безнең кулда” девизы астында үтте. Кунаклар арасында Кашапова Рәзимә Фаттах кызы -«Татмедиа» АҖ Филиалы «Зәй ТВ» Телерадиокомпаниясе”нең “Зәй офыклары” журналисты, Илалтдинова Роза Хамзовна - «Татмедиа» «Новый Зай» АҖ филиалы директоры - баш редакторы, Шәйхиева Чулпан Мәсләхетдин кызы- үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры, Зәй муниипаль мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча урынбасары Хәбибуллина Гөлзирә Җәмил кызы, Мостафина Ләйлә Наил кызы - “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире, Антонова Зоя Иосифовна балалар бакчасы методик берләшмә җитәкчесе,Закирова Зәния Нурулла кызы- “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе, Коронова Гөлзирә Илсур кызы - “Энже” балалар бакчасының туган тел тәрбиячесе дә бар иде. Чакырылган кунаклар жюри әгъзалары буларак балаларның эшләре белән таныштылар, сораулар бирделәр, җиңүчеләрне һәм призерларны ачыкладылар.
К списку новостей