• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6
Телефон: +7(855)-587-08-13
E-Mail: zairoo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ"
Руководитель: Сафаргалиев Эрнст Раисович
Год основания учреждения: 2011
У нас учатся: 5353
У нас учат: 840

Новости Управления образования

Таҗетдин Ялчыгол исемендәге I региональ фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе

Опубликовано: 16.11.2016

Бүген, 16 нчы ноябрь көнне, Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбендә беренче тапкыр Таҗетдин Ялчыгол исемендәге I региональ фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе булып узды. Конференциядә мәртәбәле кунаклар КФУ профессоры филология фәннәре докторы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, КФУның Алабуга институты доценты, филология фәннәре кандидаты Фәридә Имаметдин кызы Габидуллина, Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары, Зәй районы имам мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Сәгыйть хәзрәт Камалов, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич, Зәй шәһәре муниципаль районы  Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Прудыус Ирина Витальевна катнашты. КФУ профессоры  Хатыйп ага Миңнегулов татар рухи тормышында  Таҗетдин Ялчыголның роле турында сөйләде. Районыбызда күренекле шәхесләребез иҗатын һәм тормышын пропагандалау максатыннан күп эшләр башкарылуына басым ясады.

     Пленар утырыштан соң галимнәр һәм укучылар секция эшләренә таралды. Өч секциядә укучылар үзләренең иҗади, фәнни-эзләнү эшләрен яклады. Секцияләр түбәндәге исемнәр астында эшләде: «Минем гаиләм-минем шәҗәрәм»,  «Туган ягым җәүһәрләре»,  «Зәй төбәге энҗеләре». Эшнең нәтиҗәсе булып җиңүче укучыларга дипломнар тапшыру булды.

    1 дәрәҗә дипломга түбәндәге укучылар лаек булды: Рамазанова Алина (Югары Пәнәче), Рахметов Алмаз (7 нче мәктәп), Галиуллина Илүзә (Югары Налим мәктәбе), Солтанова Илсөяр (4 нче мәктәп).

   Призер дипломына ия булучы укучылар: Абдрахимова Динара (2 нче мәктәп), Идрисов Динар (7 нче мәктәп), Навширова Айсина (Югары Шепкә мәктәбе), Таҗетдинова Алия (6 нчы мәктәп), Буланова Анастасия, Куляева Марианна (Түбән Кама районы, ЮгарыЧаллы мәктәбе), Марков Дмитрий (Ал. Слобода мәктәбе), Алькина Вероника (7 нче мәктәп), Вәлиуллина Ильвина (2 нче мәктәп), Халикова Ләйсән (Сарсаз-Баграж мәктәбе), Насыркина Алинә (7 нче мәктәп).

Фотоотчет



К списку новостей